Ике авылда да балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптәдә бик күңелле. Яңа ел – чыршы бәйрәмнәре үтте. Балалар әти-әниләре белән бергә искитмәле матур, төрле геройлар булып киенгән. Яңаелга, Кыш бабайга,Кар кызына, чыршыга, Яңа елга багышлап бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр, тылсымлы уеннар башкардылар. Авыл җирлеге 0-18 яшькәчә барлык балаларга, шулай ук үтәгән авылы КФХ хуҗасы Аминов Миргалим гаиләсе пакет тутырып күчтәнәчләр, Үтәгән мәчете имамы Рәмис зур бүләкләр өләште.
Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 11:32