Бу көнне мәдәният йорты яшьләрне дә, урта яшьлекләрне дә, өлкәннәрне дә үзенә җыйды. Мондый ял итүгә халык сусаган булган икән. Беркем дә читтә калмады: рәхәтләнеп парлы, заманча биюләр, чегән, һинд биюләре биеделәр, төрле ярышларда катнаштылар. «Буран әбиләре» дә кунакка килгән иде хәтта. Олысы- кечесе берсеннән - берсе узып биеде, уеннарда катнашты, клуб гөр килеп торды. Рәхәтләнеп ял итте авыл халкы. Бу әле беренче тапкыр уздырылганга, алып баручылар пионер галстуклары такканнар иде. Һәр шимбә яшьләр өчен, ә өлкәннәр өчен ике атна саен шундый ял кичәләре, дискотекалар уздырырга дигән сүз белән өйләргә таралыштылар.
Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 12:42