Зәйдә узган “Авыл яшьләре“ уеннарында әгерҗелеләр дә катнашты

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Зәйдә 14 спорт төрен берләштергән "Авыл яшьләре" республикакүләм унынчы җәйге спорт уеннары узды.

Анда Татарстанның 43 авыл районыныннан ике меңнән артык спортчы катнашты. Әгерҗе районы данын 19 кешедән торган команда яклады.

Иң яхшы күрсәткечне шашка уйнау осталары күрсәтте. Красный бордан ирле-хатынлы Людмила–Николай Ефимовлар һәм Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов – гомумочколар саны буенча сигезенче урында.

Шахматчылар Михаил Королев, Асаф Әбсәләмов, Әлфинә Ягудина унберенче урынга чыктылар.

Җиңел атлетиканың бер төре – эстафетада безнең командага тиңнәр булмады. Фигуралы шуу остасы Гүзәл Хуҗахмәтова старттан ук алга ыргылды. Аннан соң эстафета таягын алган Полина Самуткина, Роман Михайлов, Роман Альматов та беренчелекне кулдан ычкындырмадылар.

Шулай да җиңел атлетиканың башка төрләренең нәтиҗәләрен исәпләгәннән соң безнең команданың сигезенче урынга чыкканлыгы билгеле булды.

Нәтиҗәдә, Әгерҗе районы командасы 29нчы урын алды.

Ә беренче бишлектә – Саба, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Арча командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International