95 яшьлек Саҗидә әби Хәерованың активлыгы, осталыгы сокланырлык

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

 “Йортыбыздан ерак түгел Балалар иҗат йорты төзиләр. Әгерҗебез көннән-көн матурая. Күңелем матур үзгәрешләргә сөенеп туялмый“, – дип каршылады юбилее белән котларга килүчеләрне Саҗидә апа ХӘЕРОВА.

Саҗидә – Әгерҗе кызы. Туып-үскән җирендә уңган егет Фәтхулла белән гаилә коралар. Бу 1940 ел була. Сугыш башлангач ук фронтка киткән ирен кызлары Әлфия белән озатып кала ул. 1946 елда гына әйләнеп кайта сугыштан ире. Көтеп алынган уллары Әлфәт туа. Аннары туган Альбертларының гомере озын булмый: ул 8 яшендә суга батып үлә. Хәеровларны эш буенча республикабызның төрле районнарына күчереп йөртәләр. Ун ел шулай төрле җирләрдә ил кушкан җирләрдә хезмәт куйгач, Әгерҗегә кайтып төпләнәләр. Яңа йорт җиткерәләр, уллары Адлер туа.

Искитмәле шәп Саҗидә апаның хәтере. Район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә секретарь булган чакларын, көнкүреш комбинатында тегүче булып эшләгән елларын, аннары тимер юл хастаханәсендә санитарка, буфетчы булып эшләгән чорларын төп-төгәл хәтерли. Тормыш иптәше Фәтхулласы белән 46 ел тату гомер кичерәләр, балаларын укыталар. Тол хатын авырып вафат булган 51 яшьлек Алфатын, 73 яшьлек Әлфиясен дә бакыйлыкка озата.

Саҗидәнең кече улы Адлер Төмән өлкәсендә энергетик булып эшли, хәзер лаеклы ялда. Бик еш кайта алмаса да, телефон аша хәлләрен гел белешеп тора. Иҗауда яшәүче 90 яшьлек сеңлесе Саима да бертуган апасы йортының сукмагына тузан төшерми. Биш оныгы да әбиләрен онытмыйлар.

Зарлануны белмәс, көр күңелле, шаян-шук сүзләрне сөйләменә мулдан сипләп сөйләшүче 95 яшьлек юбилярның осталыгы, активлыгы сокланырлык. Өстендә – үзе теккән күлмәк. Өстәлендә – үзе пешергән ризыклар. Кулында – бик яратып укый торган “Народный доктор“ журналы.

–       Сез аның чиккән, бәйләгән әйберләрен күрсәгез әле! Андый осталар сирәк була. Киң күңелле, рәхим-шәфкатьле ул безнең. Аның энесе Зөфәр – минем ирем иде. Ул булмаса да, әнием янына килгәндәй яратып киләм Саҗидә апам янына. Аш-суларны бик яратып пешерә. Бүген дә котларга килүебезгә коймакларын пешереп куйган иде инде, – дип мактады аны Резеда апа Журавлева.

Район башлыгы Валерий Макаровның үзе килеп котлавына, Владимир Путинның да котлау җибәрүенә бик күңеле булды Саҗидә апаның. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән иркен фатирында илгә-көнгә тынычлык, җитәкчеләргә рәхмәт укып яши Ак әби.

                                                                                               Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International