Барҗы-Умга фермеры агрофирмага урып-җыюда ярдәм итә

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Валерий Макаров быел язгы чәчү вакытындагы кебек урып-җыю чорында да фермерларга, техникасы булган авыл кешеләренә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алуда ярдәм итүләрен сораган иде.

Барҗы-Умгада 26 ел фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, заманында колхоз дип янып йөргән Тәлгать МУЛЛАХМӘТОВ бу көннәрдә Барҗы-Умга һәм Кичкетаң кырларыннан Дон-1500 комбайны белән арпа суктыра.

–       Үземнең 63 гектарга чәчкән бодай, арпаны өч көндә суктырып, складка урнаштырганнан соң, эш туктап калган кебек тоелды. Җәйрәп яткан иген басуларыннан бер әйләнеп кайту гына да ни тора дидем дә, күңел ашкынуын басар өчен басу-кырларга чыгып киттем. Быел урып-җыюга ике атнага соңарып төшкән “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә дә ярдәм итәсем килде, – ди Тәлгать абый.

Егәрле “Нью Холланд“ комбайны янында минеке “чүп“ кенә дисә дә, Тәлгать абый да, көн саен 3,5 тонна сыешлы сигезәр бункер ашлык суктырып, агрофирмага күпме файда китерә.

–       Берничә көн Варкләд-Бодьядан тәҗрибәле комбайнчы Олег Михайлов белән бергә эшләдек. Ул кырларны ярдәмчеләре – кызлары Анастасия һәм Алина белән иңләде. Олегның  бик ярдәмчел, кайгыртучан булуына сокландым. Комбайным көйсезләнеп китеп туктап калсам, шундук ярдәмгә килә иде, – ди Тәлгать абый.

Хәзер Олег икенче басуга күчкән. Ә фермер әле һаман туган ягы кырларында уңыш җыюны дәвам итә.

–       Иртәдән кичкә кадәр эшләсәм дә, әллә ни алҗу сизелми. Хәзер, иң мөһиме, бөртеклеләрне тизрәк җыеп алу. Комбайным ватылмаса, сынатырга исәп юк, – ди Тәлгать абый.

Әнә шулай, урып-җыю эшләрен тизләтергә ярдәм итүче, янып-көеп эшләүче  фермерга афәрин дими, ни дисең...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International