“Ты супер! Танцы“ проектында катнашучы Владка бергәләп тавыш бирик

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

НТВ каналында старт алган “Ты супер! Танцы“ проектында якташыбыз – Шаршады авылы егете, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы биюче егет Влад КАРАБАНОВның да катнашуы – безнең өчен дә зур горурлык.

ТАТАРСТАННАН БЕРЕНЧЕ КАРЛЫГАЧ

Мондый зур проектта Влад – районыбыздан гына түгел, хәтта Татарстаннан беренче карлыгач. Ә проектта катнашучылар  – төрле сәбәпләр аркасында зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлекләре булмаган яшьләр. Аларның язмышлары да төрле: кайчандыр бу егет-кызлар әти-әни, якыннары назыннан мәхрүм калганнар. Проектта катнашучыларның кайберләре әле дә балалар йортларында тәрбияләнәләр, кемнәрдер интернатта үсәләр. Ә берәүләре әти-әни назын тәрбиягә алган гаиләләрдә тапканнар. Әмма аларның барысы да бию, зур проектта җиңү хыялын тормышка ашыру уе белән яналар.

НТВ каналындагы әлеге проект “Без бергә“ девизы астында бара. Аны оештыручылар яшь талантларны Камчаткадан алып Калининградка, Мурманскидан алып Краснодарга, Дагестаннан алып Якутиягә кадәр эзләгәннәр. Нәкъ менә бу биюче егет-кызлар арасында гап-гади татар авылында үскән якташыбызның да булуы сөенеч түгелмени?!

БЕРЕНЧЕ ТУРДАН УЗДЫ

Влад Шаршадыда Мөнзилә–Азат Рәимовлар гаиләсендә тәрбияләнә. Кечкенәдән үк бию белән шөгыльләнгән егет үзеннән кече эне-сеңелләрен дә бию серләренә өйрәтә. Аңа драм, джампстайл, хип-хоп, брейк, таттинг, дабстеп, электро, тиктоник, вог юнәлешләре һәм, әлбәттә, халык биюләре якын. Үзенең киләчәген дә бию белән бәйләү өчен ул Алабуга көллиятенең биючеләр әзерли торган факультетына укырга кергән. Зур сәхнәдә чыгыш ясау – Владның иң зур хыялы.

Бу көннәрдә биюче егет Мәскәүдә – әлеге проектта. Әнисе Мөнзилә ханым белән телефон аша элемтәгә кереп, Владның хәлләрен белештек.

–       Улыбыз белән көн саен хәбәрләшеп торабыз. Аңа проектта бик ошый. Бер генә минут буш вакыты булмаса да, алҗыса да, кәефе бик күтәренке. Тәмле ашатулары, рәхәтләнеп бассейнда йөзүләре турында да бик кызыктырып сөйли. 1 сентябрьдән Влад көллияттәге расписание буенча укый башлады. Мәктәп укучылары-биючеләр дә дәресләргә йөриләр. НТВ каналы бу яктан аларга зур ярдәм күрсәтте. Ә дәресләрдән соң репетицияләр башлана, хореографиягә күп вакыт бирелә. Мәскәү янындагы ял базасында яшәсәләр дә, мастер-классларга алар шәһәргә йөриләр. Аларга Виктор Дробыш, Стас Пьеха, Алексей Воробьев кебек танылган артистларның да үтемле киңәшләре бик ярдәм итә, – дип сөйли Мөнзилә ханым.

Ә проект әле декабрьгә кадәр дәвам итә икән. Влад беренче бию – үзе әзерләгән брейк данс белән беренче турдан узган. Ә икенче биюне хореограф белән бергә өйрәнәләр икән. Икенче тур сентябрь ахыры–октябрь башында булачак. Аннан – өченче тур.

 

БЕРГӘЛӘП ТАВЫШ БИРИК

Проектны оештыручылар бәйгедә катнашучыларга тавыш бирү барганлыгын да хәбәр итәләр. Влад өчен әти-әнисе, якыннары, көллияттәге укытучылары, төркемдәшләре тавыш биреп, аның җиңүенә азмы-күпме өлеш кертәләр инде. Әйдәгез, без дә якташыбыз өчен көч бирик. Ә моның өчен www.ntv.ru  НТВ телеканалы сайтындагы “Передачи“ бүлегенә керергә һәм “Ты супер! Танцы“ны табарга кирәк. Әлеге исемлектәге якташыбыз Влад Карабановка сез дә, хөрмәтле райондашларыбыз, тавыш бирерсез дип өметләнәбез.

Ә әлеге шоуны һәр шимбәдә кичке сәгать сигездә НТВ каналыннан карарга онытмагыз.

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International