Барҗы-Умгада Салихҗан чишмәсен ачтылар

2017 елның 8 сентябре, җомга

Экология елы кысаларында районыбызда бик күркәм эш башкарылды: Барҗы-Умга авылында Салихҗан чишмәсе төзекләндерелде. 1997 елда туган авылы Барҗы-Умгада районда беренчеләрдән булып мәчет төзеткән Салих Аитовның дусты Минегали Гайнетдинов ямьләгән бу чишмәне.

Алабугадагы “Снабторг“ ширкәте директоры Минегали Гыйләҗетдин улы Менделеев районындагы туган авылы Бәзәкәдә чишмәне яңарткач, моннан 16 ел элек дөнья куйган, бик күпләргә чын күңелдән булышкан якын дусты Салих истәлегенә шушы чишмәне төзекләндерергә ниятли. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев һәм барҗыумгалылар аның бу ниятен хуплый гына. Быелгы җәй башында эш ерак Дагестаннан чишмә нигезен ясау өчен 39 тонна чуерташ алып кайтудан башлана. Минегали Гайнетдинов һәм “Самур“ ширкәте директоры Алексей Азизов, эшчеләр Надир, Играм, Микаил биредә көн-төн эшлиләр. Еш яуган яңгырлар комачаулык итүгә карамастан, эшне туктатмыйлар. Авыл халкы да кирәк чакта бик теләп ярдәмгә ашыга. Чишмә “йорты“ диварларын карьердан кайтартылган ташлардан тигезләп өяләр. Түбәсе –пластик материалдан, улаклары – ерак җирләрдән кайтартылган карагачтан.

Менә шулай тулы бер комплекс барлыкка килә. Аның һәр җирендә җентекләп уйланылган матурлык, җайлылык, иҗадилык: чишмә юлындагы тигезләп җәелгән ташлар, бизәкле ишек, өстәл, эскәмияләр, кош оялары, җимлекләр, су җыелу өчен “мичкә“, чишмә “йорты“на агып килә торган улак өсләренә яфраклар коелмасын өчен өслек, урман хайваннары килеп су эчсен өчен таш савыт, авылдан бирегә килә торган юл, елга аша күпер... 

– Бу искиткеч игелекле гамәл шунысы белән дә кыйммәтле: биредә тарих та, мәдәният тә исәпкә алынган. Чаллыда эшләгән Салих Аитов минем танышым иде. Аны туган якта шулай зурлауларына һәм үзе исән булмаса да дуслары онытмауларына сокланам. Бу аның изге эшләренең күп булуы һәм кешелеклелеге турында сөйли, – диде район башлыгы Валерий Макаров Минегали Гайнетдиновка Мактау грамотасы тапшырганда.

Шундый зур күләмле иганәлек эше башкарган Минегали әфәнде үзе чыгышын Кичкетаң җирлеге җитәкчелегенә һәм барҗыумгалыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтүдән башлады.

– Эшебез беткәч бер атна бетонболгаткыч, бензин пычкылар, дрель кебек инструментлар шушында торды. Беркем бернәрсәгә тимәде. Салих Аитов истәлегенә хөрмәт һәм авыл халкының әдәп-әхлагы чагылышы бу. Мондый халык өчен көч тә, вакыт та, акча да жәл түгел, – диде ул һәм Иерусалимнан алып кайткан изгеләштерелгән Коръән тәфсирен авыл мәчетенә бүләк итте.  

– Чишмәләр челтерәве – Җир-Анабызның зикер-рәхмәте ул. Тыйнак, ярдәмчел Салих абыебыз Аитовның изгелеген халык онытмый. Салихҗан чишмәсе – аңа мәңгелек тере һәйкәл. Дусты Минегали Гыйлаҗетдин улы аңа хөрмәтне әнә ничек балкытты, – диде хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин чишмә йорты түбәсендәге очы күкне тишәрдәй булып балкыган айга ишарәләп.

Бу зур тантанага Казан, Алабуга, Менделеев, Чаллы калаларыннан Минегали әфәнденең дуслары, гаиләсе, Салих Аитовның тормыш иптәше Минзада, уллары Салават, Хафизулла, сеңелләре Гөлара, Зирәк, туганнары да кайтып, барҗыумгалыларның шатлыгын уртаклаштылар. Зөлфәт Нуриев әтисенең хәйриячелек эшен дәвам итеп, зират коймаларын яңартуда химая ярдәме күрсәткән Хафизулла Аитовның башына түбәтәй кидерде, Рәхмәт хаты тапшырды. Шундый ук бүләкләр “Салихҗан чишмәсе“н төзекләндергән ир-егетләргә дә бирелде. Хафизулла Аитов әтисе Салих Аитов исеменнән атап корбан чалган Минегали  абыйсына зур рәхмәтен җиткерде.

Барҗы-Умгадагы бу искиткеч матурлыкны күрергә, тарихларга кереп калачак вакыйга мохитен тоярга килүчеләр җыр-биюләр белән үрелеп барган тантананы алып барган Рамилә Хикмәтуллинага, изге эшләргә һәрчак теләктәшлек күрсәтүче Зөлфәт Нуриевка рәхмәт белдерделәр. Дуслык төшенчәсен олы йөрәгендә йөртүче, игелекле гамәлләре өчен исеме ерак тарихларда алтын хәрефләр белән калачак Минегали әфәндегә дә күңел түрендә йөрткән ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.  

Мондый чишмә комплекслары республикада да күп түгел. Шуларның берсе безнең Барҗы-Умга авылында булуы – горурлык та, матур үрнәк тә.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International