Әгерҗе районында бәрәңге алуга керештеләр

2017 елның 8 сентябре, җомга

Районда урып-җыю эшләре кызу темплар белән дәвам итә.

7 сентябрьгә 22356 гектар мәйданнан (планга карата – 79 процент)  61096 тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш – бер гектардан 27,3 центнер.  

Ххх

“Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге алу башланды.

14 гектардан (барлык мәйдан – 414 гектар) 350 тонна икенче икмәк алынды. 

Ххх

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү һәм көзге чәчү эшләре дә дәвам итә.

8736 тонна печән, 73337 тонна сенаж, 1427 тонна салам әзерләнде. Әлегә бер шартлы баш терлеккә 22,9 центнер азык берәмлеге туры килә. 

8700 гектарга арыш чәчелде. Бу – чәчелергә тиешле барлык мәйданның 75 проценты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International