Кодашның алтын куллы остасы Рима Исламованың чәкчәге авызда эри

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Без – кайчандыр “Алга“ колхозы бухгалтериясендә бергә эшләгән хезмәттәшләр инде күптән лаеклы ялда. Ләкин үзебезне коллективтан аерылган дип тоймыйбыз. Чөнки безне берләштереп, оештырып торучы дустыбыз Рима ИСЛАМОВА бар.

 

Бухгалтериядә бергә эшләгән елларны әле дә бик еш искә алам. Беребез – баш бухгалтер, икенчебез баш икътисадчы булсак та, бер-беребезне алыштырган чаклар да еш булды.  Эшләгән вакытларда да Риманың уңган-булганлыгына, теләсә нинди катлаулы мәсьәләне дә чишү юлын тиз табуына соклана идем. Еш кына “хезмәттәшем ничек уңган-булган булмасын инде, аның әти-әнисе дә авылда иң хөрмәтле кешеләрдән: Миңнефлүр абый – орденлы тракторчы, Мәйсәрә апа орденлы бозау караучы бит“ , – дип уйлый идем.

Эштән туктавыбызга байтак кына еллар узса да, Римага соклануым әле дә кимеми. Бераз аралашмый торсак, “апалар, ни эшләп ятасыз“ дип хәлебезне белеп шалтыратучы да, аптырап калган чакларда киңәш бирүче дә ул.  Мәчетебез тирәсен тәртиптә тоту, анда узган чараларны оештыру да – аның җаваплылыгында. Күптән түгел авылдашыбыз Гөлнар Сәләхиева белән тагын бик тә кирәкле эшкә алындылар: колхоз һәм авыл тарихын язу белән шөгыльләнәләр. Бу эшкә авыл халкын да җәлеп итәләр.

Рима – җәмәгате Расимга ышанычлы терәк, өч кызының яраткан әнисе, оныкларының сөекле әбисе дә. Алар кызларына югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга да ярдәм иттеләр.

Исламовларның ишегалларына керсәң борылып чыгасы да килми. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ишегалды җәннәт бакчасын хәтерләтә. Виноградлары да өлгереп килә инде. Бакчаларында башка җиләк-җимешләре, яшелчәләре дә гөрләп үсә.

Абзар тутырып мал-туар асрыйлар тик торуны белмәс авылдашларыбыз. Җәй көне күпләп бройлер чебиләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Тәмле кош ите белән үз гаиләләрен генә түгел, балаларын, оныкларын да сыйлыйлар, әти-әниләренә дә бирәләр.  Умарталары да байтак. Татлы балдан да бик күпләргә өлеш чыгаралар. Бал турында сөйләгәндә Риманың телне йотарлык тәмле чәкчәкләр пешерүен дә әйтми мөмкин түгел. Ул пешергән чәкчәктән авыз итүчеләр “төше авызда эреп тора“, диләр. Рима күптән түгел Әгерҗедә “Пчелино“ республика экофестивалендә дә чәкчәк пешерү остасы буларак катнашты һәм тамашачыларның иң күп тавышын җыйды.

Риманың туган көне дә юкка гына сентябрь аенда түгелдер. Көзнең иң мул, матур чорында  дөньяга килгән авылдашыбызга Ходай матур сыйфатларны да өеп биргән шул. Шушы сыйфатларың гомер буе озата барып, саулык-сәламәтлек, тигезлек белән, балалар куанычын татып  яшәргә язсын иде, Рима.

Асия ХӘБИБУЛЛИНА.

Кодаш авылы.                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International