Андрей Мурзанаев – урманчылар нәселеннән

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Улының үз эшен дәвам итүе белән кайсы гына әти горурланмый икән?! Әгерҗе урманчылыгы урман хуҗалыгы инженеры Андрей МУРЗАНАЕВ та бабасы, әтисе эшен лаеклы дәвам итүе белән бәхетле.

Андрей урманчылар гаиләсендә туа. Бабасы Петр Красный бор урманчылыгында эшли. Ул киткәннән соң эстафетаны улы Борис кабул итеп ала һәм әлеге тармакта 35 ел хезмәт куя. Аның дүрт улы да әлеге юлдан китә. Андрей, 1993 елда Күләгәш мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мәскәү урман университетының урман хуҗалыгы факультетына укырга керә. 1998 елда Шаршады урманчылыгында мастер булып хезмәт чыныгуы ала.  Шуннан бирле аның тормышы Әгерҗе урман хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән.

2000 елда хезмәт сөючән һәм тырыш белгечне Әгерҗе урман хуҗалыгының урманны саклау инженеры итеп күчерәләр. Әлеге эш өстәмә белемнәр таләп иткәнлектән, Андрей, читтән торып Удмурт дәүләт университетын тәмамлап, юрист дипломына ия була.

Андрей Мурзанаевка һөнәренә тугрылык саклау, максатчанлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар хас. Ул хезмәттәшләренә дә, үзенә дә бик таләпчән.

Гаиләсендә Андрей – кайгыртучан   хуҗа, җәмәгатенә ныклы терәк, уллары Руслан белән Артурның яраткан әтиләре. Инде олыгаеп баручы әти-әнисенең уң кулы да әле ул.

Аның һөнәри осталыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан да югары бәяләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Андрей Мурзанаев Россия Федерациясе урман хуҗалыгы Федераль агентлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Урманчылар көне – Мурзанаевларның бөтен нәселе көтеп ала торган бәйрәм. Урман байлыкларын саклау һәм арттыруга үз өлешләрен кертә алулары белән чиксез горурланалар алар.

Татьяна ЕГОРОВА,

Әгерҗе урман хуҗалыгы урман мастеры.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International