Быелның сигез аенда Әгерҗе районында 214 сабый дөньяга килгән: 104 малай һәм 110 кыз. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, аларга әти-әниләре сирәк очрый торган исемнәр сайларга тырышканнар.
Кызлар арасында София, Дарья, Раяна, Ева, Арина, Милана, Ясминә, Зилә, Мәликә, Эмилия кебек исемнәр аеруча популяр икән. Ә менә малайларга Самир, Руслан, Радмир, Ранэль, Даниил, Тимофей, Кәрим, Салават кебек исемнәр кушу очраклары күп.