“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре форумда катнаштылар

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Чаллыда узган форумда республиканың Кама төбәге мәгариф учреждениеләрендә экологик грамотаны формалаштыру ысулларын камилләштерү хакында җитди сөйләшү булды.

Форумга Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Тукай районнары мәгариф учреждениеләреннән 400гә якын педагог килгән иде. Чара экологик мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү, экологик тәрбия бирүдә заманча технологияләрне үзләштерү максаты белән уздырылды.

Аның эшендә “Кичке Таң” заказнигының инспекторлар составы да катнашты. Алар чарада катнашучыларга сак астына алынган территориядәге кыргый хайваннар, үсемлекләр дөньясын чагылдыручы экологик күргәзмә, плакат-баннерлар тәкъдим иттеләр.

Заказник җитәкчесе Әхли Фәйзуллин хезмәткәрләрнең белем бирү оешмалары һәм халык белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтүче презентация белән чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар экологик белем бирү буенча көчләрне берләштерү һәм экологик тәрбия бирүнең яңа форматын кертү турында да фикер алыштылар. Яңа ысул чаралар уздыру барышында өлкән буын вәкилләренең экология турындагы белемнәрен кечерәк буынга тапшыра баруыннан гыйбарәт. Әйтик, башта педагоглар өлкән сыйныф укучылары өчен экология дәресләре уздыра. Алар, үз чиратында, әлеге дәресләрне кечерәк укучыларга, кечерәкләр бакчага йөрүчеләргә тәкъдим итә.

Балаларда экологик культура тәрбияләүгә керткән лаеклы өлеше өчен Әхли Фәйзуллин ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсе начальнигының Рәхмәт хатына лаек булды.

Әлфия НУРИМАНОВА,

“Кичкетаң” заказнигының I категорияле белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International