Австралия җырчысы Зөлфия Камалованың тамырлары – Уразайдан

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Зөлфия КАМАЛОВА – дөньякүләм танылган үзенчәлекле җырчы. Күп телләрдә җырлар яза, үзе башкара да. Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчының нәсел тамырлары безнең Уразайдан икәнлеген күпләр белмидер әле.

КЕЧКЕНӘДӘН АРТИСТ

Уразайның эшлекле, уңган-булган егете Нәҗип бик сөйкемле, итагатьле, тыйнак Кадыбаш кызы фельдшер Мөнҗия апаны Уразай килене итте. Бик матур, үрнәк гаилә кордылар  Камаловлар. Кызлары Әлфия Уразайда туды. 1969 елда алар Сарапулга күчеп киттеләр.

Зөлфия – аларның Сарапулга күченгәч тә туган кызлары. Зөлфиянең җыр-моңга һәвәслеге гаиләдәгеләрнең матур, моңлы итеп җырлавыннан киләдер. Сарапулдан әтисенең туган авылы Уразайга да еш кайтты алар. Авылда яшәүче Камаловлар да туганнары яшәгән Сарапул юлына тузан кундырмадылар. Зөлфияләре  кечкенәдән үк “артист“ иде: аның өстенә төрле ситсылар урап, башына килештереп яулык-косынкалар бөркәнеп, битләрен төрлечә бизәп өйдә концертлар куюын күп авылдашлар әле дә хәтерли.

Пермь университетының чит телләр факультетында укыганда инглиз һәм француз телләрен тирәнтен өйрәнә Зөлфия. 1991 елда студентлар алмашу программасы буенча  Америкага – Калифорниягә китә. Аннары дусларының чакыруы буенча ерак Австралиягә бара. Яңа дуслар таба, алар ярдәме белән музыка юнәлешендә актив эшчәнлек башлап җибәрә. Җырлар иҗат итә һәм үзенең музыкаль төркемен оештыра.  

 

АЛЬБОМ АРТЫ АЛЬБОМ

1997 елда Австралиядә беренче альбомын яздыра Зөлфия Камалова. Ул альбомга рус, чегән, француз, португал, испан, инглиз –  барлыгы тугыз телдә башкарган җырлары кергән. Бу альбомны ул “Тавышка сәяхәт“ дип атый. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, этностиль. Җырлары тыңлаучыларның күңеленә хуш килүен белгәч, икенче альбомга җырлар туплый башлый.

–  Әти-әнием, әбием, якын туганыбыз – баянчы Фәһим абыемның җырлары балачактан бирле – күңелемдә. Шуңа икенче альбомга фәкать татар җырларын гына керттем. Альбом исемен дә үзебезчә итеп “Әллүки“ дип атадым. Бу альбомыбыз да зур уңыш казанды. Шуннан тагын да илһамланыбрак иҗат итә башладым. Альбом арты альбомым чыгып кына тора, – ди саф татар телендә бик матур итеп аралашучы тыйнак татар кызы.

 

АВСТРАЛИЯНЕҢ ЕЛ ҖЫРЧЫСЫ

World music стилендәге музыка бәйгеләре лауреаты да була Зөлфия Камалова. 2001 елда аңа “Австралиянең ел җырчысы“ исеме бирелә. Татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлардан тупланган “Өч төн“ альбомы өчен Австралия тавыш яздыру сәнгате берлеге премиясен тапшыралар.

Австралиядә 25 ел яшәү дәверендә күп кенә танылган фестивальләрдә катнашу бәхетенә дә ирешә ул. 2008 елда “Дөнья яратылышы“ фестивалендә татар җырлары белән чыгыш ясый. Германия, Австрия, Швецария, Нидерланд, Сербия ... тагын күп илләр, Россиянең Мәскәү, Казан, Пермь, Пятигорск һәм башкалар – ул чыгыш ясаган шәһәрләрнең берничәсе генә әле. 2012 елда Зөлфия Камаловага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Бишенче Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә Казаныбызга килеп чыгыш ясады ул. Үзенең төркеме белән гастрольләргә дә килгәне бар мәркәзебезгә.

 

ТЕЛНЕ БЕЛҮ БИК МӨҺИМ

Зөлфия Камалова Австралия егете Эндрю Таннер белән гаилә кора. Алар Мельбурнда яшиләр. Ире дә аның иҗат колективында контрабас белән варганда уйный. Кызлары тугач, аңа Зифа исеме кушалар. Зифа хәзер 6 сыйныфта укый. Әнисенең туган якларына кайткач, татарча сөйләшергә тырыша, чөнки әнисе аңа татар телен онытырга ирек бирми.

Моннан берничә ел Уразайга кайткач татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны яратып карадылар алар гаиләләре белән. Әтисе туып-үскән йортны да онытмыйлар. Су буенда әрекмәннәр кыштырдатып яланаяк йөриләр, кара бөрлегәннәр өзеп ашыйлар.

Бик еш кайталмый туган якларга Зөлфия. 30 сәгать самолет белән очу авыррак, ди. Әмма Россиягә төрле фестивальләргә килгән чакта туган төбәгенә кереп чыгу җаен таба. Күптән түгел Сәмәркандка “Көнчыгыш көйләре“ халыкара фестиваленә кайткач та, Сарапулга әти-әнисе янында кунак булды ул.

–  Яшьләргә телне саклауда музыканы актив кулланырга киңәш итәр идем. Яңа проектлар уйларга кирәк. Безнең андый юнәлештәге проектлар бик күп. Электрон космик “Космостан“ дигәне яшьләргә аеруча ошый. Туган телне яратыгыз. Аны белү бик мөһим, – диде Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы туган ягы белән саубуллашканда.

 Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International