Кәбестә тозлыйбыз, “шуба“га чөгендер әзерлибез

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

СОЛЯНКА

Икешәр кило кәбестә һәм помидорны, бер кило суганны турыйбыз, бер кило кишерне угычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, ике аш кашыгы аш серкәсе, унбер аш кашыгы шикәр комы, унбиш данә кара борыч, биш лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.

 

КӘБЕСТӘ ТОЗЛЫЙБЫЗ

Кәбестәне кисәкләргә бүләбез. Өч литрлы банкага тутырганда һәр рәт саен эре угычта уылган кишер һәм туралган сарымсак салабыз. Бер банкага бер баш сарымсак кирәк. Кәбестәне артык тыгызларга ярамый. Шуңа рассолны коябыз. 

Рассол өчен: бер литр суга ике аш кашыгы өеп тоз, 150 грамм шикәр комы, йөз грамм тугыз процентлы аш серкәсе, йөз грамм көнбагыш мае кирәк.

 

БӘЙРӘМ КӘБЕСТӘСЕ

Дүрт кило кәбестә, сигез-унике тырнак сарымсак, 250-300 грамм чөгендер кирәк.

Рассол өчен: бер литр суга ике аш кашыгы тулыр-тулмас тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, сигез борчаклы борыч, дүрт лавр яфрагы, 0,5 стакан алма серкәсе кирәк.

Кәбестәне эре кисәкләргә турыйбыз да эмаль кәстрүлгә салабыз. Кәбестә арасына саламлап туралган чөгендер һәм вак итеп туралган сарымсак тутырабыз.

Суга тоз, шикәр комы, лавр яфрагы, борычны салып кайнатабыз. Уттан алгач аш серкәсен өстибез дә, кәбестәгә коябыз. Кәстрүлне капкачлап куябыз. Дүрт-биш көннән әзер була.

 

“Шуба“га – әзер чөгендер

Тиз генә “шуба“ салатын ясарга кирәк булганда, алдан әзерләп куйган кызыл чөгендердән файдаланырга мөмкин.

Моның өчен чөгендерне яхшылап юабыз да, 30-40 минут кәстрүлдә пешерәбез. Аннан кабыгын әрчеп, вак угыч аша уып стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Өсләрен иске калай капкач белән ябып 15-20 минутка духовкага тыгабыз. Духовкадан алгач стерильләшерелгән яңа калай капкач белән ябып куябыз.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International