Әгерҗе ветераннары яшьләргә үрнәк күрсәтә

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Шимбә көнне “Орешник“ ял зонасында узган ике чара – ГТО фестивале һәм Милләтләр кроссы бергә кушылып, зур спорт бәйрәменә әверелде.

Спорт чарасында 400ләп шәһәрдәшебез катнашты. Болар – хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар һәм ветераннар.

–       Бүген кемнең җиңүе мөһим түгел. Эш, тормыш мәшәкатьләреннән азга булса да арынып шундый матур көнне табигать кочагына чыгу – үзе бер рәхәтлек, – диде хәрби комиссариат командасы вәкиле Наталья Дьяконова.

Дөресен әйткәндә, күпләр шушы фикердә булгандыр бу көнне. Бөтен җирдә спорт бәйрәме рухы хөкем сөрде. Сәхнә осталары  Елена Скворцова һәм Эдуард Мираевның  җырлары аларны тагын да дәртләндереп җибәрде.

Йөгерү юлына басканчы зурлар башта ГТО нормаларын тапшырдылар. Моның өчен берьюлы дүрт мәйданчык эшләде. Шуның берсендә бер минут эчендә пресс ясадылар. Тагын бер мәйданда урыннан ераклыкка сикерү буенча сыналдылар. Алдагысында – алга иелү күнекмәләре буенча. Тагын бер мәйданчыкта ир-егетләр турникта күтәрелсәләр, хатын-кызлар отжимание ясадылар. Әлеге мәйданчыкта хөрмәтле спорт ветераны Людмила Тукмачева бик күпләрне “телсез“ калдырды.  Контролер аның яшендәге хатын-кызга алтын медаль алу өчен ничә отжимание ясарга кирәклеген интернеттан эзләгән арада Людмила Михайловна күнегүне ясый иде инде. Контролерның: “Сезгә алты тапкыр да җитә“ дигән сүзләрен беркем дә ишетмәде, ахры, чөнки ветеран бу вакыт эчендә 40 тапкыр (!) отжимание ясарга өлгергән иде инде.

–       Ир-атларның “борынына чиертеп“ Сез турникта да күтәрелә алыр идегез әле, мөгаен, – дип мөрәҗәгать иттек без аңа.

–       Сигез тапкыр җиңел күтәреләм. Мин бит хәрәкәтсез тора алмыйм. Иртән стадионда шөгыльләнәм, аннан велосипедка утырып “Орешник“ка китәм, аннан бакчага йөгерәм, – диде ветеран.

Бу көнне Людмила Михайловна 53 тапкыр (!) пресс та ясап күрсәтте. Уйлап карагыз әле: моның өчен һәр секунд саен күтәрелеп торырга кирәк бит. Хатын-кызлар йөгерешендә дә ул финишка беренче булып килде.

Активлыгы буенча Тирсәдән Ислам Җиһаншин да аннан азга гына калыша. Тәҗрибәле көрәшче һәр көн иртән өч чакрым йөгерә икән. Ә Зариф абый Закиров кросска Тәбәрледән үк велосипедка утырып килгән иде. Бу – 40 чакрым ара дигән сүз. Хезмәт коллективлары вәкилләре арасыннан милләтләр кроссында 1нче гимназиядән Владимир Екимов һәм район эчке эшләр бүлегеннән Юлия Мерзлякова башкалардан өлгер булып чыктылар. II  урында – агросәнәгать көллияте студентлары Контантин Ефремов һәм Анжела Голякова, IIIдә – көллият студенты Сергей Гугало һәм 4нче балалар бакчасыннан Регина Шәйдуллина.

Ветераннарга һәм җиңүчеләргә оештыру комитеты махсус бүләкләр әзерләгән иде – аларга кәрәзле телефоннар тапшырылды.

Бу көнне йөгерү юлларына барлык шәһәр мәктәпләреннән дә укучылар чыкты. “Балалар спорты“ партия проекты кысаларында төрле яшьтәге төркемнәрдә җиңүчеләргә “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Валерий Макаров исеменнән бүләкләр тапшырылды. Аларга 1нче гимназиядән Виктория Орлова, 3нче мәктәптән Аделина Шәймәрданова, Сөләйман Трейдин, Марсель Кулагин, Анастасия Красноперова, Рөстәм Шакиров, 4нче мәктәптән Диана Шутова һәм Нияз Кашапов ия булдылар.

Ххх

Бу көнне Милләтләр кроссы авыл җирлекләрендә дә үтте. Әйтик, Иж-Бубыйда Бөтенрәсәй чарасына Равил Бадахшин җитәкчелегендәге мәктәп коллективы да кушылды. Иң яшь катнашучы беренче сыйныф  укучысы Әминә Әхмәтҗанова булса, иң өлкәне педагогика ветераны – уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Роза Ибраһимова иде. Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов һәр сыйныфка һәм укытучылар коллективына тортлар бүләк итте.

Гомумән алганда, Милләтләр кроссы кысаларында Әгерҗе районында йөгерү юлларына бер меңгә якын спорт сөюче чыкты.

Екатерина САМСОНОВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International