Кырынды мәчетендә хаҗилар белән очраштылар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Кырынды мәчетендә хаҗ сәфәреннән кайткан хаҗилар белән очрашу уздырылды.

Район имам-мөхтәсәбе хаҗи Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның тирән эчтәлекле һәм үтемле вәгазеннән соң, ислам диненең биш баганасының берсе булган хаҗ турында сөйләвен тыңладык. Өйлә намазыннан соң сүз хаҗиларга бирелде. Әгерҗедән Рафикъ Шакиров, Рәшит Абдуллин, Көчектән Рәшит Галләмов, Салагыштан Рәшит Әхмәтшин  үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мөселман кешесе өчен фарыз булган гамәлне үти алуларына, туган якларга исән-имин кайтуларына сөенүләрен белдерделәр. Шушындый матур очрашуга килгән хаҗиларга, бердәм булып килгән дин кардәшләребезгә, ике көн рәттән (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым) корбан итеннән 70-80шәр кеше сыйлаган аш-су әзерләүчеләргә ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен теләп, “Җәннәт бакчасында да шушылай матур утырырга язсын!” дип таралышты мөселман кардәшләребез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International