Салагыш китапханәсенең йөз еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бай тарихлы Салагыш китапханәсенең йөз еллык олуг юбилеен район китапханәчеләре белән берлектә зурлап бәйрәм иттеләр.  

Бәйрәм кунакларын Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдинова сәламләде. Салагыш авылы китаханәчесе Раилә Тимофеева бу чараны бик күңелле итеп алып барды. Аңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Гөлсинә Әхмәтзакировага китапханәчеләр тирән рәхмәтләрен җиткерделәр, ә Гөлсинә ханым, үз чиратында, яшь хезмәттәшләренә уңышлар теләде.

Бәйрәмдә Салагышның иң күп китап укучысы Азалия Латыйпова да катнашты һәм район шагыйрәләренең шигырьләрен сөйләде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева бик тә актив, тынгысыз җанлы Раилә Тимофеевага һәм хезмәт нәтиҗәләре буенча зур уңышларга ирешкән алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Юбилей чарасы җыр-биюләр, күңелле уеннар белән аралаштырылып барылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International