Сине югалтканга кырык көн, Володя

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Газиз әти-әниең, якыннарың, яраткан сыйныфташларыңны хәсрәт утына салып мәңгелеккә ташлап китүеңә кырык көн булды, Володя. Әле гомереңнең чәчәк аткан бер мәле, якты хыялларыңны тормышка ашырып дәртләнеп яшәр чагың иде синең. Әмма бер мизгел барысын да челпәрәмә китерде.

...Володя ИЛЬИН белән мин беренче тапкыр Бима мәктәбендә математика буенча олимпиадада танышкан идем. Тәүге күрүдә үк бик акыллы, зирәк, башлы малай булып хәтердә калды ул.

Ә бишенче сыйныфка Володя безнең мәктәпкә килде. Сыйныфташыбыз, Мадыктан көн саен ике чакрым юл үтеп, бездән дә алда килеп җитә иде. 25 кеше укысак та, Володя тырыш, җаваплы, тәртипле, төгәл булуы белән әллә каян аерылып торды. Без – сыйныфташлар да бик хөрмәт иттек үзен. Аңа хәтта Вовка, Вовчик дип эндәшүче дә булмады, безнең өчен ул һәрвакыт Володя булды.

Өй эшләрен эшли алмый килсәк, китап-дәфтәрне тотып аның янына килә идек. Катлаулы биремнәрне дә чикләвек ваткан кебек кенә җиңелдән эшләүче сыйныфташыбыз безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузды. Гел бишлегә укыса да, беркайчан борын чөеп йөрмәде, барыбыз белән дә уртак тел таба белде, бик ярдәмчел һәм кешелекле булды. Без бердәм һәм дус сыйныф идек. Спорт ярышлары булсынмы, кичә-бәйрәмнәрме – гел бергә булдык. Дәресләрдән соң кызык хәлләрне искә төшереп рәхәтләнеп көлә, шаярыша идек. Кызык хәл дигәннән, бервакыт дәрес барганда безнең артта утыручы Володя белән Сережа сумкаларыбызны урындыкка бәйләп куйганнар иде. Тәнәфес буе сумка бауларын чишәргә туры килсә дә, без егетләргә үпкәләмәдек ул чакта.

Володя спорт яратты. Укудан тыш, төрле ярышларда да бик теләп катнашты һәм матур җиңүләр яулады ул. Зур хуҗалык белән яшәүче әти-әнисенең дә олы ярдәмчесе булды. Укытучылар һәрвакыт аны безгә үрнәк итеп куялар иде. Өлкән сыйныфларда укыганда Володя фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясады, бик күп фәннәрдән район олимпиадаларында белемен күрсәтте. Ике ел рәттән туган тел буенча район данын республикада яклап, Йошкар-Олада төбәкара этапта катнашты.

Һәрнәрсәгә җитди карады Володя. Аның укудагы тырышлыгы да бушка китмәде. 11 сыйныфта математика буенча бердәм дәүләт имтиханыннан 73 балл җыйды ул. Мәктәпне медаль белән тәмамлады.

Сыйныфташыбыз 2015 елда Казан авиатөзелеш институтын тәмамлады. Аннан бер ел Владивостокта диңгез флотында хезмәт бурычын үтәде. Армиядән соң вахта белән Себергә барып йөри башлады. 1600 чакрым юлны үзе руль артында уза иде Володя. Әмма ерак аралардан исән-сау кайткан сыйныфташыбызның туган якларга әти-әнисе янына кунакка кайткач гомере өзелер дип кем уйлаган... 19 август төне... Югары тизлектә килүче машина борылышта әйләнә. Володя мәңгелеккә күзләрен йома, ә калган пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре алалар.

Нибары 24 яшь кенә иде бит аңа. Алда күпме якты хыяллар: машина, фатир алу, гаилә кору, балалар үстерү... Боларның барысы да якты хыял булып кына калды.

Бу югалту барыбызны да хәсрәт утына салды. Бигрәк тә Володяның әти-әнисенә авыр. Газиз улын югалткан Эмма Николаевнаның күз яшен түкмәгән, баласы турында уйламаган бер генә көне дә юктыр.

–       Володя кечкенәдән табигатьне яратты. Әгәр социаль челтәрләренә керсәгез, анда аның табигать белән бәйле бик күп фотоларын күрерсез. Әле мәктәпкә укырга кергәнче үк ул бакча башына 200дән артык каен үсентеләре утырткан иде. Һәрвакыт аларны карап, тәрбияләп торды. Корыганнары урынына яңаларын утыртты. Каеннар да улыбызны юксынып шаулыйлардыр сыман тоела. Ә мин шул агачларга карыйм да газиз баламны искә төшерәм, – ди ул, күз яшьләренә буылып.

...Без аны онытмабыз. Син безнең күңелләрдә, Володя.

Любовь МИХАЙЛОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International