Кәстрүлләр җыелмасы өчен – йөз мең сум

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Соңгы вакытларда өлкәннәр кредитка кыйммәтле савыт-саба, төгәлрәге, тимер кәстрүлләр җыелмасы сатып алып ялгышулары турындагы шикаятьләр белән еш мөрәҗәгать итә башладылар. Кайсыларының товар бәясе 100 мең сумга кадәр җиткән очраклар да бар.   

Сатучылар, гадәттә, андый савыт-сабаны презентацияләүне оештыралар. Аның барышында юрган, мендәр, пычаклар тупланмасы кебек кызыктыргыч бүләкләр уйнатыла. Мондый презентациядә катнашу өчен төп шарт – үзең белән паспортың булу. Акчаң җитмәгән очракта кулланучы кредиты  рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр.  Билгеле вакыттан соң сатып алучылар шундый кыйммәт бәягә кәстрүлләр алуларына үкенә башлыйлар.

Сатып алучыларның тагын бер кат исләренә төшерәбез: закон нигезендә 14 көн эчендә товарны алыштырырга мөмкин. Бу очракта моның өчен нигез булып товарның размеры, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәү тора. Әгәр сатуда аңа охшаш товар юк икән, түләнгән акчаны кире кайтарырга була. Шул ук вакытта товарның кулланылышта булмавы, товарлык кыйммәтен югалтмавы, пломба, ярлык кебек әйберләре саклануы шарт.

Тимер кәстрүлләргә килгәндә, югарыда телгә алынган сәбәпләр нигезендә кире кайтарырга яисә алыштырырга мөмкин булмаган товарлар исемлегендә ул юк. 

Килешү төзегәндә товар турында кулланучы хокукларын саклау өлкәсендәге закон нигезендә билгеләнгән мәгълүмат җиткерелмәгән очракта да сатып алучының әлеге килешүдән баш тартып акчаны кире кайтару хокукы бар. Тагын бер нечкәлек: мондый очракта товар бәясе белән бергә кредит килешүе буенча түләнгән процент акчаларын да кире кайтаруларын таләп итәргә мөмкин.

Товар турында тиешле мәгълүмат булмау аркасында яраксыз хәлгә килгән чакта да  аннан баш тартып, акчаны кире кайтарырга була. Сату-алу янау, ялганлау аша барганда да товарны алыштыру, кире кайтару мөмкинлеге бар.    

Югарыда бәян ителгәннәргә йомгак ясап, товар сатып алганда бик тә игътибарлы булырга чакырабыз. Бигрәк тә кыйммәтле товар алганда матди мөмкинлекләрегездән чыгып, “кармак“ка эләгүдән сакланыгыз.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукын саклау бүлеге.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International