Кәефең ничек, райондаш

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Светлана КУДРЯВЦЕВА,

Сарсак-Омга авылы:

–       Шимбә көнне Әгерҗе районы делегациясе составында без дә Чаллыга – авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бардык. Оештыручылар ачык йөз белән каршы алдылар, сәүдә урыннарын күрсәттеләр. Без үзебез үстергән ике тонна бәрәңге, 300 кило кәбестә, чөгендер алып барган идек. Бер сәгать эчендә яшелчәләребездән “җилләр исте“. Чаллы халкы киләсе ярминкәләргә дә килүебезне сорады.

Районыбыз артистларының концертын да бик ошатты кала халкы. Биюче-җырчы, гармунчыларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Ярминкәдә алган хис-тойгылар әле дә кимеми. Кызу темплар белән бәрәңге алу эшен дәвам итәбез. Киләсе ярминкәләрдә Әгерҗедә дә, Чаллыда да халыкка экологик чиста продукциябезне тәкъдим итәчәкбез. 

Айсылу СУНИЕВА,

6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе:

–        Минзәләдән республика күләмендә оештырылган семинардан кайттык. Анда үзем эшләгән 6нчы балалар бакчасында алып барган “Гаилә белеменә кереш“ түгәрәге эшчәнлеге турында сөйләдем. Казаннан социология фәннәре докторы, профессор Лидия Карцева белән берлектә нәшер ителгән “Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме“ дигән пособиебез дә төрле шәһәрләрдән килгән хезмәттәшләребез арасында зур кызыксыну уятты. Аны башка район балалар бакчаларына да тараттылар. Республикада уздырылган “Балалар өчен гаилә белеме“ дидактик уеннар эшкәртмәләре бәйгесендә “Иң яхшы традицион уен“ номинациясендә беренче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдык. 

Адилә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Ямурза авылы:

–       Мин Салагыш мәктәбенең 11 сыйныфында белем алам. Уку елы башында, күптәннән килгән матур традиция буенча, барлык сыйныф укучылары, укытучыларыбыз белән бергә походка чыгабыз. Быел да шушы традициягә тугры калдык. Кояшлы матур көндә Иж буенда – табигать кочагында бик күңелле ял иттек. Командаларга бүленеп кызыклы уеннар, төрле спорт ярышлары уздырдык. Табынны матур әзерләү буенча бәйгедә дә осталыгыбызны күрсәттек. Учакта пешкән бәрәңге, файдалы үләннәр салып кайнаткан чәй дә бик тәмле булды. Озак вакытларга истә калырдай бәйрәмне оештырган мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларыбызга зур рәхмәт!

Любовь МОЛЧАНОВА,

Әгерҗе шәһәре:

–       Ямурза клубында беренче тапкыр мөселманнар, православие динендәгеләр һәм мари милләте вәкилләре арасында волейбол турниры үтте. Ярышлар алдыннан район имам-мөхтәсибе  Габделкәрим хәзрәт, протоиерей Андрей атакай, мариларның өлкән карты Олег Третьяков чыгыш ясадылар. “Районда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре тату-дус булып, аңлашып яши. Бүгенге очрашу – шуның ачык мисалы“, – диделәр алар.

Ярыш бик киеренке барды. Нәтиҗәдә, беренче урынга – Әгерҗе һәм Сарсак-Омга спорт сөючеләре, икенчегә – Ямурза, өченчегә Күлегаш командалары чыкты. Аларга махсус бүләкләр тапшырылды.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА сораштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International