Бүген – Тәрбиячеләр көне

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбияче һәм белгечләр аерым ихтирамга лаек. Сезнең кулларда – киләчәк буын. Сез нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ачасыз. Аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәсез, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәсез.

Сезгә авыр хезмәтегездә түземлек, иҗади уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, ак бәхетләр телибез. Сез тәрбияләгән балалар тәүфикълы һәм акыллы булып үссеннәр.

ххх

Безнең районда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә 213 тәрбияче һәм белгеч эшли. Алар 1952 балага белем һәм тәрбия бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International