Шаршады авыл җирлегендә өлкәннәр көненә карата берничә бәйрәм оештырылды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең Шаршады авыл җирлегендә дә өлкәннәр көненә карата  берничә бәйрәм оештырылды.Шаршады авыл җирлеге тарафыннан өлкәннәргә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды.Шаршады авыл китапханәсендә  “Җан җылысын бүләк итәбез-сезгә өлкәннәребез!”- дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.Бәйрәмгә төрле  елларда  авыл  җирлегендә, авыл китапханәсендә,элемтә бүлегендә,  фельдшер-акушерлык пункытында  эшләп лаеклы  ялга  чыккан  хөрмәтле өлкәннәребез килгәннәр иде.Бәйрәм чәй өстәле артында бик матур итеп алып барылды.Бәйрәмне  авыл җирлеге башлыгы Багаутдинов Вәсил Харрас улы җылы  котлаудан башлап җибәрде.Өлкәннәребез өчен китапханәчебез  бик  күп төрле  конкурслар оештырган иде. Өлкәннәребез җырда да,шигырь сөйләүдә дә үзләрен сынатмадылар.Яшь чакларындагы  истәлекле мизгелләрен сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.Өлкәннәребез :“Барыгызга да рәхмәт, безне  онытмыйча искә алганыгыз өчен,безгә шундый күңелле ял оештырганыгыз өчен” –дип  өйләренә таралыштылар.Шулай ук Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында да бик матур чара булып узды.Мәктәпкә,балалар бакчасына йөрүче балалар тарафыннан бик матур концерт программасы әзерләнгән иде.Өлкәннәр өчен матур биюләр,җырлар башкарылды.Бәйрәмгә килгән өлкәннәр шат күңел белән таралыштылар.Өлкәннәр декадасы барышында  авыл клубында авыл клубы мөдире тарафыннан  гомуми чәй өстәле әзерләнәчәк,концерт номерлары күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International