Рәхмәт Сезгә, укытучым

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Укытучылар көне – ул мәрхәмәтле һәм бераз кырыс, туры сүзле, әмма бик гадел, мөлаем һәм сөйкемле мөгаллимнәрне зурлау бәйрәме. Бары укытучы гына вакыт белән исәпләшмичә, бар осталыгын эшкә җигеп укучыга белем һәм тәрбия бирә, катлаулы тормышта туры юл күрсәтә ала. Рәхмәт сезгә!

Бәйрәм алдыннан без дә кайчандыр авыл мәктәпләрен тәмамлап, хәзерге вакытта дәрәҗәле урыннарда эшләүче якташларыбызга мөрәҗәгать иттек. Аларның сезгә әйтер сүзләре бар...

Ирек ШӘРИПОВ, Татарстан халыкларының дуслык йорты директоры, Кырынды–Казан:

–       Минем тормыш юлымда искә алырдай укытучылар күп булды. Шуларның иң тәүгесе – беренче мөгаллимәм Тәскирә апа Галиева. Бөтен җанын-тәне биреп эшләве өстенә, ул безне кече яшьтән үк олы тормышка әзерләүгә дә зур игътибар бирде. Моның бер мисалы – язучылар белән очрашулар оештыруы. Аксакал язучыбыз Габдулла ага Галиев  белән узган искиткеч җылы очрашуларны мин әле дә хәтерлим. Бу чараларның тәрбияви роле бик зур булган икән. Моны соңрак аеруча яхшы аңладым. 

Югары сыйныфларда укыганда сыйныф җитәкчебез булган Светлана Гребенкинаны да искә алмаган көнем сирәк. Рус теле һәм әдәбиятыннан тирән белем бирү белән бергә, ул безне бер йодрык итеп тә туплый алды. Светлана Афанасьевна безнең өчен психолог та, өлкән иптәш тә булды, һөнәр сайларга да этәргеч бирде, төрле бәйгеләрдә катнашырга да мөмкинлек тудырды. Быел Кырынды мәктәбен  тәмамлавыбызга 30 ел тулу уңаеннан сыйныфташларыбыз белән очраштык. Тәскирә апа белән Светлана Афанасьевнаны да бик җылы хисләр белән искә алып, каберләренә барып, рухларына дога кылып кайттык.

Безнең Әгерҗе төбәге үзенең укыту традицияләре белән көчле. Аларга нигезне бертуган Бубилар салган булса, бүгенге буынның – үз  традицияләре. Менә шулар яңадан-яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Районыбыздан күп кенә күренекле шәхесләрнең чыгуында да укытучыларның өлеше бик зур. 

Әгерҗене киләчәктә көчле, алдынгы, бай итеп күрәсе килә. Ә бу укытучыдан да тора. Моның өчен укучыларны туган ягының патриоты итеп тәрбияләү мөһим.         

Районыбыз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, нәтиҗәле эш, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек телим.

 

Рамилә МОРАТОВА–УВАЕВА, балалар бакчасы тәрбиячесе,

Девәтернә–Казан:

–       Быел Девәтернә мәктәбен тәмамлавыма 15 ел булды. Тик мәктәп еллары, безгә белем һәм тәрбия биргән һәр мөгаллим – бүгенгедәй күз алдымда. Кемдер фән нигезләрен ныклап төшендерсә, икенче бер укытучыбыздан – төгәллеккә, өченчесеннән мөстәкыйльлеккә, кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәндек. Шуңа да “тормышымда фәлән дәреснең кирәге чыкмады, фәлән мөгаллим файдасыз белем бирде“ диючеләрне, гомумән, аңламыйм. Мин үзебезнең мәктәп укытучыларына гына түгел, белемемне тирәнәйтергә ярдәм иткән бик күп мөгаллимнәргә рәхмәтле. Укытучы – ул һөнәр булудан бигрәк, күңел халәте, табигый сәләт тә. Педагогик белеме булмаса да, янәшәсендәгеләргә ныклы тәрбия бирүчеләрне беләм. Тормыш юлымда андый кешеләр очравына чиксез шатланам, аларны да үз укытучыларым дип саныйм.

Күптән түгел университетта бергә укыган төркемдәшләрем белән очраштык. Студент елларын, мөгаллимнәребезне искә алып утырдык. Мине сокландырганы шул булды: күпләребез мәрхүм әби-бабайларыбыз, якыннарыбыз рухына дога кылганда бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны да телгә ала икән. Укытучы хезмәтенә бирелгән иң югары бәя шушы була торгандыр дип уйлап куйдым...

Барлык мөгаллимнәремне һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлап, чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Нык сәламәтлек, тыныч имин тормыш, хәерле озын гомер телим. Мәрхүм булган укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре дога булып барып ирешсен иде.      

 

Айдар ШӘЙМӘРДАНОВ, журналист,

Тәбәрле–Казан:

 

–       Туган авылым Тәбәрлегә кайткан саен унбер ел белем алган, икенче туган йортыма әйләнгән мәктәп яныннан үткәндә күңелем белән янә балачакка “чумам“ мин. Аттестат алып әлеге белем йорты белән саубуллашканга унбиш ел вакыт узган инде, әмма ул әле дә кичә генә кебек. Бәйрәмнәре уңаеннан тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән без малай-кызларга белем һәм тәрбия биргән укытучы Илнура Гәрәевага, башлангычтан соң безне үз канаты астына сыендырган мөгаллимә әнием Дилбәргә, мәктәпнең педагогик коллективына күпме еллар узгач район газетасы аша олы рәхмәтемне җиткерә алуыма бик сөенәм. Алар безгә белем бирүчеләр генә түгел, тормышта үз юлыбызны табарга дөрес юнәлеш бирүчеләр дә булдылар. Әтием Рәүфәт тә педагог булгач, безнең өйдә дә һәрвакыт мәктәп тормышы хөкем сөрде дияргә була. Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар да алардан күчкәндер безгә.

Гомумән, Әгерҗе районы мөгаллимнәре укучыларга ныклы тәрбия, төпле белем бирәләр. Без Казанда яшәсәк тә, якташлар белән һәрчак күрешеп, аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Әлеге тәрбия орлыклары да мәктәптә салына дигән сүз бит.

Районыбызның зур педагогик коллективын, Тәбәрле мәктәбе укытучыларын, ветеран мөгаллимнәрне, әти-әниемне Укытучылар көне белән котлап, авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, матур җиңүләр, тугры укучылар телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International