Сокман мәчетле булды

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

“Йөз елга якын вакыт узганнан соң Сокманда мәчет ачылу – бик зур вакыйга. Бергәләп Аллаһ йорты ачкансыз икән, анда җыйнаулашып йөрергә дә  кирәк“, дигән фикер белән үрелеп барды әлеге авылда Аллаһ йортын ачу тантанасы.

БАЙ ТАРИХЛЫ АВЫЛ

Бәйрәмне алып баручылар Эльза Гыймазова һәм Нәзилә Шаһабиева җыелган халыкны Сокманның бай тарихы белән таныштырдылар.

–       Авылдагы беренче мәчет 1743 елда ук җимерелгән. Аннан соңгы дәвердә ике мәчет һәм мәдрәсә эшләгән. Авылда почта станциясе, базар булган.  Сокман сәүдәгәрләре белән дан тоткан, – дип сөйләгәндә авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр туган авыллары белән бәйле тарихи вакыйгаларны күңелләрендә яңартканнардыр.

–       Әби-бабайларыбыз юлын дәвам итәр өчен бик кирәк иде безгә бу мәчет. Ходайга шөкер, хыялыбыз тормышка ашты. Гомер-гомергә мәчетле булган авылның моңа кадәр гыйбадәт йортсыз торуы ничектер ятим итә иде безне, – диде сигезенче дистәсен ваклаган Кәримә әби Ситдыйкова.

 

МӘКТӘПТӘН – МӘЧЕТ

Ун елдан артык буш торган башлангыч мәктәп бинасын мәчет итеп үзгәртеп төзүгә бик күпләрнең өлеше кергән.

–       Эшнең башында Ижауда яшәүче хөрмәтле авылдашыбыз Радик Гыйльманов торды.  Матди ярдәм күрсәтүчеләр, төзекләндерү эшләрендә катнашучылар – бик күпләр. Юу-җыештыру эшләрендә булышучылар да күп булды, – дип, һәркайсына олы рәхмәт сүзләре җиткерде Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф  Харасов. Ә район  башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бер төркем игелек ияләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында, әлбәттә, Радик Гыйльманов та бар. Тантанада катнашучыларның бердәм булып “игелекле эшең өчен рәхмәт, улым“ диюләре аның өчен иң зур бүләк булгандыр, мөгаен. Сүз уңаеннан: туган авылы зиратына тимердән капка да ясаткан бу игелек иясе. Мәңгелек йорттагы коймаларның да бер өлеше халык ярдәме белән яңартылган.

 

АЛЛАҺ ЙОРТЫН ТӨЗҮ ГЕНӘ ҖИТМИ

Әлегә Сокман мәчетенең имамы юк. Әмма бу халыкны мәчеткә йөрү бурычыннан азат итми.

–       Мәчет салдырган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт төзер. Әмма Аллаһ йортын төзү генә җитми, анда даими йөрергә кирәк. Матур дөньядан матур дөньяга күчәсегез килә икән, менә сезгә мөмкинлек. Иманга кайтыгыз, Аллаһ йортына йөрегез, игелекле гамәлләр кылыгыз, – диде Тирсә авыл мәчете имамы Рафис хәзрәт Нәбиуллин. 

–       Аллаһы Тәгалә һәр эштә тәртип сөя. Шул исәптән, мәчеткә йөрүдә дә. Шуңа күрә хәзер сезнең бурыч – халыкны уяту, дини гыйлем алырга, намаз укырга өндәү, – дип дәвам итте Ямурза мәчете имамы Рамил хәзрәт Садыйков.

Өйлә намазы вакыты җитүгә, бер төркем кардәшләребез, тәкъбир әйтеп, мәчет эченә уздылар. Авыл өстенә азан моңы таралды.    

Дин кардәшләребезнең “шушы азан моңы авылыбызны һәртөрле бәла-казалардан саклап, кардәшләребезгә күңел тынычлыгы бирсә иде“  дигән сүзләренә һәркем “амин“ дип кушылды.

Бәйрәм мул табын артында тәмамланды. Изге мәҗлесне уздыруга өлешен кертүчеләргә дә Аллаһының мең рәхмәте ирешеп, саваплы булырга язсын иде дип таралыштылар күпсанлы кунаклар.

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International