Әгерҗе Мәдәният йорты сәхнәсендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

“74 яшемә җитеп, мондый матур бәйрәмдә катнашканым, сәхнә түрендә хөрмәтләнгәнем юк иде. Җитәкчеләрнең өлкәннәребезгә карата әйткән җылы сүзләреннән күңел тулды. Һәр чыгышны яратып, сокланып карадым, концерттан яшәүгә дәрт алып кайтам“, – диде район Мәдәният сараена Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган тантанага Кадыбаштан килгән Мөкатдисә апа Батыршина.

Район башлыгы Валерий Макаров әйтмешли, бәйрәм концертына килгән абый-апаларның берсенә дә әле “өлкән“ дип әйтергә тел әйләнми. Мөкатдисә апа да 70 яшенә кадәр фермада эшләгән, хәзер дә абзарында сыеры мөгрәп тора. Көн саен сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Җәен йөгерергә чыга, кышын чаңгыда җилдерә. Мәдәният йортында узган чараларда күбәләктәй җилкенеп бии. 74 яшендә дә әнә шундый актив тормыш алып баручы мондый апалар – бик күп яшьләргә үрнәк.

Бәйрәм чарасы да менә шундый актив өлкәннәрне зурлау, бүләкләү белән үрелеп барды. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп бәхетле гомер кичерүче парлар дисеңме, лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен дәвам итүчеләрме, гомер көзендә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылармы, башта үз балаларын үстереп, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итүчеләрме, сәхнә тормышы белән янып яшәүчеләрме... Бәйрәм сәхнәсе түрендә хөрмәтләнгән һәркемгә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов, иң матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

–       Иң катлаулы елларның барлык авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребезгә – хөрмәтнең иң олысы. Без сезнең гомер көзегездә дә иң кадерле һәм иң кирәкле кеше булып калуыгызны телибез, – диде Валерий Макаров.

Бәйрәм артистлар чыгышы белән бик матур дәвам итте. “Россиянки“ ансамбле башкарган җырлар абый-апаларны яшьлек елларына алып кайткандыр. Балалар чыгыш ясаганда алар ерак балачакка сәяхәт иткәннәрдер. Гармунда үзебезнең милли көйләр яңгыраганда гомер юлларын искә төшереп утырганнардыр...

Һәркемгә дә тыныч, имин, бәхетле гомер насыйп булсын. Картаймагыз әле, апа-абыйлар, олыгаймагыз әле, кадерле әти-әниләребез...

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International