Бүген – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйбыз!

Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынгач көзнең матур бер көнендә без мул уңыш алу өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләргә, терлекчелек фермаларында хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Быел һава шартлары игенчеләр алдына зур сынаулар куйса да, тармак хезмәтчәннәре сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча фидакарьлек үрнәге күрсәтеп бөртеклеләрне җыеп алдылар.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләребез! Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International