Салагыш китапханәсенең йөз еллык юбилеен бәйрәм иттеләр

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

100 еллык бай тарихы булган Салагыш китапханәсе үзенең юбилеен бәйрәм итте. Җыр-биюләр, уен-бәйгеләр, котлау-бүләкләр белән үрелеп барган юбилей тантанасы озак вакытларга җитәрлек күңел күтәренкелеге бүләк итте.

ЭЛЕК

Бер гасырлык бай тарихы булган китапханәдә Равилә Адылова, Вәсимә Закирова кебек үз эшләрен яратып башкарган фидакарьләр хезмәт итә. 40 ел Салагышта китапханәче булып эшләгән Гөлсинә Әхмәтзакирова үзе эшләгән чорның үзенчәлекләре турында сөйләде:

–Без эшләгәндә китап укучылар бик күп иде. Китапханә халыкны зур дөньяга алып чыгучы ишек, рухи кыйммәтләр сандыгы ролен үтәде. Уку залыбыз һәрвакыт халык белән шыгрым тулы була иде. Яңа китапларны Әгерҗедән нинди машина туры килә, шуларга төяп алып кайта идек. Салагышка кадәр икешәр көн кайткан чаклар да еш булды. Агитатор, политинформатор, пропагандист та булдык, стена газеталары чыгардык. Колхоз радиосыннан чыгышлар да ясый идем. Авылыбыздан җиде чакрым ераклыктагы Алмалы фермасына күчмә китапханә йөрттем. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Беренче буразна“, “Комбайннар парады“н бик зурлап бәйрәм итә идек. Тәүлек буе дәвам иткән ике сменалы кыр эшләре вакытында иртәнге алтыда – смена алышу вакытында шунда булып эш нәтиҗәләрен аңлату да безнең вазифага керде.

 

ЗАМАН ТАЛӘПЛӘРЕ ЮГАРЫЛЫГЫНДА

Эстафетаны Салагышның иң күп китап укучысы Раилә Тимофеева моннан 13 ел элек кабул итеп ала. “Эчке халәте мәдәни, рухи егәре куе“, диләр аның турында җитәкчеләре.

Тынгы белмәс, актив яшь белгеч яңа технологияләр кулланып, эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оста оештыра. Китап укучыларны җәлеп итәрдәй презентацияләр ясый,  “Могҗизалар кыры“ кебек уеннар, тематик кичәләр уздыра. Күрше-тирә авылларга күчмә китапханәләр белән дә бара.

–“Хәзер кеше китапны күп укымый“ диюләре дөрес түгел, бездә яңа кайткан китапларны көтеп кенә торалар. Шәфкать–Флүрә Нуриевлар, Рәшит Габдрахманов, Сәлимә Ижболдина, Нәсимә Хәлиуллина, Анюта Гыйльметдинова, Рәзилә Нәфыйкова кебек матур әдәбият яратучылар бар, – дип сөенә ул.

Шундыйларның берсе – 6 сыйныф укучысы Азалия Латыйпова да, бу чарада катнашып, районыбыз шагыйрьләренең иҗат җимешләрен бәйрәм кунакларына ирештерде. Иж-Бубыйдан Рәфисә Мусина, Әгерҗедән Чулпан Нурмөхәммәтова, Бимадан Джемелия Ишмурзина, Раилә Тимофееваның җырлары, Кадыбаштан Фәридә Каюмова, Әгерҗедән Рушания Байтимерова һәм бик күпләрнең шигырьләре юбилей тантанасының матур бизәге булдылар.

 

БҮЛӘКЛӘР

Бәйрәм бүләксез булмый. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева халыкның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәсен буыннан-буынга тапшыру бурычын уңышлы башкаручы Салагыш китапханәсен зур юбилее белән котлады. Быел китапханәчеләр көне ураза вакытына туры килгәнлектән, еллык нәтиҗәләр дә биредә ясалды. “Ел китапханәсе“бәйгесендә жиңү яулаган Шаршады (мөдире – Айсинә Мәүлекәева) һәм Исәнбай (Эльза Кәримова) китапханәләренә җиһазлар бирелде. “Ел китапханәчесе“ – халкыбызның матур традицияләрен дәвам итеп, яңа заманча чаралар оештырып уңышлы эшләүче Пеләмеш китапханәчесе Людмила Семенова адресына да мактау сүзләре күп яңгырады. Ел нәтиҗәләре буенча бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Тәбәрледән Фәнис Шаһабиев, Салагыштан Гөлүзә Әхмәтшина, Ямурзадан Адилә Гыйбадуллина җырлары, күп еллар районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Фаиз Мусинның баянда уйнавы рухи хезмәт фронты хезмәткәрләренә музыкаль бүләк булды.

“Китапханәләргә йөрүчеләр кимемәсен, тагын шудый юбилейларда очрашырга язсын!“.  Бу – юбилейда катнашкан һәркемнең изге теләге.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International