БДИ буенча сорауларны Рособрнадзор җитәкчесенә бирергә мөмкин

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Октябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы узачак.

17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Сергей Кравцов һәм идарә белгечләре 2018 елда бердәм дәүләт имтиханнары һәм 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, бөтенроссия тикшерү эшләре, мәгариф сыйфатына караган халыкара тикшеренүләр буенча сорауларга җавап бирәчәк.

Очрашу вакытында төбәкләрдән туры элемтәләр булачак дип планлаштырыла.

Хәзерге вакытта сораулар электрон почта ( ege@obrnadzor.gov.ru) аша һәм Рособрнадзорның социаль челтәр битендә кабул ителә. Сорауларны язмача яки видеомөрәҗәгать рәвешендә җибәрергә мөмкин. Иң кызыклы сорауларга җавапны очрашу вакытында бирәчәкләр.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International