Әгерҗе пенсионерлары өчен курслар эшли башлады

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Узган атнада пенсионерлар “Өченче буын университеты“ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе тәкъдим итә торган түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышу һәм аларга язылу өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгенә җыелдылар.

Ун ел эшләүче университет елның-елында пенсионерларга төрле юнәлешләр буенча курслар узарга мөмкинлекләр тудыра. Әлеге уку йорты тәкъдим итә торган компьютер нигезләре районда зур популярлык казанды. Ел саен саен йөзгә якын өлкән кеше, әлеге курсларда укып, компьютерда эшләргә өйрәнә. “Башка шәһәрләрдә яшәүче балалар, оныкларыбыз белән хәзер социаль челтәрләр, скайп аша гына аралашабыз“, дигән сүзләрне бик күпләрдән ишетеп сөенәбез. Быел пенсионерларны компьютер “теле“нә Красный бор, Кичкетаң, Бима, Көчек, Тирсәдә һәм Әгерҗенең 2нче мәктәбендә өйрәтәләр.

“Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дүртенче ел эшләүче психология курсларына йөрергә теләк белдерүчеләр аеруча күп икән. Аның җитәкчесе Ульяна Субаева әйтүенчә, алдагы елларда биредә өлкәннәр дөньяларын онытып шөгыльләнгәннәр.

–       Абый-апалар белән төрле тренинглар уздырып, төркемләп эшләп вакытның узганын  сизмәдек тә. Буыннар бәйләнеше булсын дип, балалар һәм өлкәннәр арасында бәйге дә оештырдык. Пенсионерлар өчен иң мөһиме – аралашу. Алар рәхәтләнеп сөйләшәләр, бәйрәмнәр уздыралар. Курслар төгәлләнгәч тә, күпләр әле тагын йөрергә теләкләре барлыгын әйттеләр, – диде Ульяна.

Психология курсларына йөргән Татьяна Власова да:

–       Без биредә бөтен тормыш проблемаларын онытып шөгыльләндек. Шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы курс булды ул, – дип дәртләнеп сөйләде.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова өлкәннәр өчен хокук белемнәре мәктәбе дә бик файдалы булуын билгеләп үтте.

–       Әлеге курслар юрисконсультыбыз Галина Шаһиева җитәкчелегендә Пенсия фонды идарәсендә оештырыла. Райондагы кеше хокуклары буенча вәкил Сергей Мурзин, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдән белгечләр өлкәннәребезне борчыган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышалар, – диде ул.

Сәламәт яшәү рәвеше курсларына төрле авырулардан интегүче пенсионерлар бик яратып йөриләр икән. Ә яңалыкка килгәндә, бер төркем пенсионерлар шушы көннәрдә  гарәп теленә өйрәнә башлаганнар. Бу курслар “Нур“ мәчетендә уза.

“Безнең аэробика белән дә шөгыльләнәсебез килә. Бу үтенечебезне кайчан хәл итәрсез микән?“ дип тә мөрәҗәгать иттеләр өлкәннәр очрашуда. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Әгерҗедә физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылгач, анда “Сәламәтлек төркеме“ эшләячәген, теләкләре булганнарга шунда йөрергә мөмкин булачагын әйтте.

–       Өй, балалар, оныклар дип үзебез турында бөтенләй онытабыз. Без – замана пенсионерлары. Актив тормыш белән яшик, дәртебез, энергиябез ташып торсын. Әлеге бушлай курсларга вакытыгызны жәлләмичә рәхәтләнеп йөрегез, – дип рухландырды яшьтәшләрен Пенсионерлар берлеге бүлекчәсе рәисе Гөлшат Исмәгыйлева.

Пенсионерларны укырга алу дәвам итә әле. Әгәр сезнең теге яки бу курска йөрисегез килә икән, 23054 телефонына шалтырата аласыз. Өченче буын университеты сезне көтә, өлкәннәр.

 

Белешмә:

Быел “Өченче буын университеты“ның Әгерҗе районы бүлекчәсендә өлкәннәр өчен түбәндәге курслар эшли: компьютер нигезләре, психология, сәламәт яшәү рәвеше, хокук белемнәре мәктәбе, гарәп теле.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International