Әгерҗедә “Чакырылыш көне“ узды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

“Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Чакырылыш көне“ узды. Көзге чакырылышта безнең районнан 41 егет солдат каешы буачак.

Армия сафларына алынучы егетләргә район башлыгы Валерий Макаров, ТР муниципаль берәмлекләре Советы белгече Алмаз Гарифуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр.

–       Туган якларга нәкъ бер елдан көч туплап, ныгып кайтуыгызны телибез, – диделәр алар.

Район җитәкчеләре һәм өлкән абыйлары алдында “Юнармия“ хәрәкәте яшүсмерләре тантаналы төстә ант бирделәр.

Бүгенге көндә газиз улы армия сафларында хезмәт итүче район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованың да булачак солдатларга әйтер сүзе бар иде.

–       Әниләрегезгә ешрак шалтыратыгыз. Аларны борчымагыз, – диде ул.

Бәйрәм ахырында район хәрби комиссары Илгиз Галиев бүләк иткән Әгерҗе турындагы китап һәм барысы бергә җыелып төшкән фото егетләргә бәйрәм истәлеге булачак.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International