Әгерҗе юлчылары бәйрәмнәрен эштә каршы алалар

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

“Без быелгы сезонда үзебезнең алда торган бурычларны үтәсәк тә һөнәри бәйрәмебезне дә эштә каршы алабыз“, – ди “Брус“ ширкәтенең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

“Брус“ ширкәте менә инде алты ел районыбызда 300 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Әнә шул озынлыктагы юлларны ремонтлап, карап тору, кардан арындыру, андагы билгеләрне тәртиптә тоту, юл буйларын чистарту, үләннәрен чабу – барысы да “Брус“ карамагында.

–       Быел да безнең өчен кызу эш өсте апрель урталарында ук башланган иде. Нәкъ шул вакытта район һәм шәһәр юлларындагы чокырларны ямау эшенә керештек. Хәер, бу эш кыш көне дә тукталып тормый. Һәлакәт куркынычы тудыра торган урыннарны кышын да салкын асфальт белән ямыйбыз, – ди җитәкче. Чокырларны ямау эшенә карта ремонты ялганып киткән. Әгерҗе–Красный бор трассасының 15-19нчы, 26-31,5нче чакрымнарын тоташ төзекләндергәннәр. Ямурза–Салагыш юлында да 20 миллион сумлык эш башкарылган: юлның бер өлешенә вак таш җәелгән, торбалар салынган.

Исәнбай, Байтуган, Иске Эсләк, Иске Чекалдада берәр урамга комлы-ташлы катнашма җәю бу авылларда яшәүчеләр өчен сөенеч булгандыр. Ә менә Красный бор балалар бакчасына илтүче юлга һәм бакча территориясенә асфальт җәюләре өчен әти-әниләр рәхмәтледер аларга. Бу авылда урнашкан  “Наз“ приютының  гараж алдын да ремонтлаганнар. Бимадан Мадыкка илтә торган юлны төзекләндерүне дә мадыклылар ничә ел буе көтте. Хәзерге вакытта “Брус“ эшчеләренең бер төркеме нәкъ менә шунда эшли.

Бу эшләр белән беррәттән Әгерҗе эчендәге юлларны ремонтлауга да зур  игътибар бирәләр ширкәт эшчеләре. Шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә үзәгенә үткән Гагарин урамындагы юл һәм тротуарларны, М.Горький тыкрыгындагы юлны әнә ничек яхшы итеп ремонтладылар “брус“лылар быелгы җәйдә.  Вокзальная урамында су башнясы яныннан алып “Слава“ кибетенә кадәр арага  тротуар җәюләре, Пионерская урамының бер өлешенә комлы-ташлы катнашма түшәүләре дә шәһәр халкына уңайлылыкны тагын да арттыру максаты белән башкарылды. Маяковский, Чайковский, Энгельс урамнарындагы йортларның подъезд юлларын ремонтлаулары әлеге йортларда яшәүчеләр өчен – зур бүләк.

Бүгенге көндә Гагарин урамы, 11нче йортның ишегалдын төзекләндерү белән дә мәшгуль “Брус“ эшчеләре. Сүз уңаеннан: Хөкүмәт тарафыннан күпкатлы йортларның ишегалларын ремонтлауга 20 миллион сум өстәмә акча бүленгән. Димәк, якын киләчәктә мондый уңайлылык башка ишегалларында да барлыкка килер әле. Быел һава шартлары комачаулык итсә, аларны ремонтлау эшен язын дәвам итәчәкләр юл төзүчеләр.

Моның белән бергә, кышкы чорга әзерлек тә тулы көченә алып барыла.

–       Техника әзер, кирәкле катнашмалар да алынган, – ди Минсәет Мәһәдиев.

–       Минсәет Минрахман улы  җитәкчелегендәге “Брус“ коллективына рәхмәттән башка сүз юк. Үзләренә тапшырылган бурычны зур җаваплылык тоеп, сыйфатлы итеп башкаралар, – ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

Минсәет Мәһәдиев исә туган коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңадан-яңа уңышлар тели.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International