“Сыерларның баш санын арттырырга уйлыйбыз“, диләр Фәрхушиннар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Гали – Әгерҗе районында 35 хуҗалыгы булган иң кечкенә авылларның берсе. Биредә яшәүче Айрат–Кадрия Рамазановлар, Дамир–Зөлфирә Галиннар, Рафил–Гөлия Фәрхушиннар – дүртәр, Фәнис–Рәхимә Рамазановларның өч сөтлебикәләре бар. Ә Флүр–Гөлчирә Фәрхушиннар гаиләсе тугыз сыер асрый. Гомумән алганда, әлеге кече авылда барлыгы 27 сөтлебикә бар.

Флүр–Гөлчирә ФӘРХУШИНнар – Гали авылында иң күп сыер асраучы гаилә. Җәй көне тугыз сөтлебикәләренең сөтен сатып кына да алар айга сиксәнешәр мең сумга кадәр керем алганнар.

КҮМӘК КӨЧ ТАУ КҮЧЕРӘ

Флүр дә, Гөлчирә дә күп еллар “Кадыбаш“ бүлекчәсендә терлекче булып эшләгәннәр. Шул вакытта ук 10-15 баш мөгезле эре терлек асрап, гаилә керемен арттырганнар. “Улларыбыз Флүс һәм Илсурны укытканда мал саткан акча бик зур ярдәм булды“, диләр алар. Моннан өч ел элек эштән туктагач, ныклап фермерлык эшенә керешкәннәр.

–       Бер елны итне сата алмый газапландык. Бозауларны озатып бетергәннән соң, әллә сыерга күчик микән дип сөтлебикәләр ала башладык. Шәхси хуҗалыклардан тугыз сыер алдык. Һәм бу гамәлебезгә һич кенә дә үкенмибез, – ди Флүр абый.

Галидәге фермаларны сүтә башлагач та, “ятып калганчы атып кал“ дигәндәй, район җитәкчелегенә бер абзарны бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Җитәкчеләрнең аларга йөз белән борылуларына бик рәхмәтле бу гаилә. Күп чыгымнар таләп итсә дә, ферманы үз көчләре белән төзекләндереп чыкканнар Фәрхушиннар. Идән җәйгәннәр, түбәсен алыштырганнар. Һәр бозауга аерым “бүлмә“ бүлгәннәр, сыерлар өчен аерым урын булдырганнар. Кирәк-яраклар саклау өчен бүлмәләре дә бар хәзер. Тегермәнне дә биредә генә тарталар. Малларга азык пешерү өчен мич тә чыгарып куйганнар. Ут та керткәннәр. Ферма янына гына кое да казыганнар. Малкайларның “өе“, чын мәгънәсендә, барлык таләпләргә туры китереп, уңайлы да, җайлы да итеп эшләнгән.

–       Иң рәхәте, ферма өебездән кул сузымы гына ераклыкта. Үз хуҗалыгыбызда хәзер тавыктан башка бернәрсә дә юк, – ди Гөлчирә апа.

Һәр көнне иртәнге сәгать өчтә аягөсте булырга туры килсә дә, хуҗабикә һич зарланмый. Тугыз сыерны аппарат белән саварга 1,5 сәгать вакыт кирәк, ди ул. Манька, Марта, Цыганка, Мурка, Миля, Зоя һәм башка сөтлебикәләр хуҗабикә күренүгә үк башларын сузып аны ялый башлыйлар.

–       Таныйлар да, тыңлыйлар да алар үземне, – дип ярата сыерларны хуҗабикә.

Җәен иртәнге савымнан соң сөтлебикәләрне көтүгә чыгарганнар. Көтүче ролен җәй буе Флүр абый башкарган.

–       Кигәвен чыкканчы бер авырлыгын да сизмәдем. Әмма соңыннан кигәвен үзәккә үтте. Шуннан соң көтүне дә туктаттык, – ди ул.

Галидәге шәхси хуҗалыкларның сөтен Исәнбайдан сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиев алып китә икән.

–       Бәясеннән без канәгать. Әле менә сентябрьгә 18 сум белән исәп-хисап ясады. Акчаны вакытында түләп баруы да бик сөендерә, – ди Гөлчирә апа.

 

МАЛАЙЛАР – ЗУР ТЕРӘК

Уку йортларын тәмамлаган уллары Флүс белән Илсур – әти-әнисенә иң зур терәк һәм ярдәмче. Җәй көне Казандагы эшләрен калдырып, булышырга кайталар икән. Быел беренче тапкыр комбайнга утырып “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте басуларыннан ашлык суктырганнар егетләр. Буш вакытта хуҗалыкта эшлиләр. Дүрт кенә гектарга арпа чәчкән булсалар да, шуннан терлекләренә кышка җитәрлек уңыш алганнар. Печән-саламны да запас белән әзерләгәннәр. Бу эшләрдә малайлар башлап йөрүчеләр, дип сөенә әти-әниләре.

–       Җир булса, без чәчү мәйданын тагын да арттырыр идек, – диләр Фәрхушиннар.

Бу хыяллары чынга ашсын иде дә бит. Әмма моның үз нечкәлекләре бар икән. Бәлки җитәкчеләр ярдәме белән бу гаилә җир мәйданын арттыра алыр дигән өмет бар. Быел, әнә, алар үз тырышлыклары белән амбар да төзи башлаганнар. Сыер санын да арттырырга исәпләре.

–       Сыерлы көнем – сыйлы көнем дип борынгылар белми әйтмәгәннәр. Сыер үзен дә, безне дә туйдыра. Хәзер бозау сатып алганыбыз да юк. Үзебезнең сыерларның бозауларын гына үстерәбез, – ди Гөлчирә апа.

–       Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә булышу җаен таба. Без аңа бик рәхмәтле, – дисәләр Фәрхушиннар, авыл башлыгы, үз чиратында, аларга рәхмәтен белдерде.

–       Җирлектә теге яки бу эшне башкарырга техника сорап мөрәҗәгать итсәк тә, кул көче кирәк булса да, Гали халкының беркайчан “булдыра алмыйбыз“ дигәне юк. Шушы кечкенә генә авылда өч-дүрт, хәтта тугыз сыер асраучы хуҗалыклар бар икән, без моңа сөенәбез генә һәм аларны башкаларга һәрвакыт үрнәк итеп куябыз, – диде Фәнис Йосыпов.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International