Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Роза ШАКИРОВА,

“Кадыбаш“ бүлекчәсе бухгалтеры:

–       Кәефебез яхшы, шөкер. Узган атнада пай җирләре өчен ашлык бирделәр. Ике пай җиренә алты центнерга якын арыш һәм арпа алдык. Бераз гына юешрәк, шуңа, иң беренче чиратта, онга нәкъ менә шул ашлыкны тартабыз. Гомумән, малларыбызга кышка җитәрлек ашлык, печән хәстәрләдек. Шуңа күңелебез тыныч. Бу көннәрдә “Нәүрүз“ ширкәте июнь ае өчен хезмәт хакы бирергә җыена икән дигән хәбәр дә бар. Сабыр итеп, яхшыга өметләнеп яшәп яткан көнебез.

Редакциядән: район авылы хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә пай җирләре өчен ашлыкны башка җирлекләрдә яшәүчеләр дә алачак.

Мөбин КӘРИМУЛЛИН, Кырынды мәчете имамы:

–       Бу атнада районыбызның барлык хаҗиларын Ямурза авылына җыйдылар. Очрашуга йөзләп кардәшебез килгән иде. Мәчеттә намаз уку белән башланган чара хаҗиларның чыгышлары белән дәвам итте. Зәмзәм суы эчү, хаҗиларның изге сәфәр турындагы хатирәләрен тыңлау мине дә хаҗ кылган елларыма алып кайтты. Мин изге сәфәргә 2006 елда барган идем. 2014 елда гомрә хаҗы кылу насыйп булды. Шушы еллар эчендә йөздән артык райондашыбыз изге җирләргә сәфәр кылган икән, бу – үзе зур сөенеч. Әлеге очрашудан бик күп рухи азык туплап, иманыбызны тагын да  ныгытып кайттык җәмәгатем Рәйсә белән.

Татьяна СЕРГЕЕВААзево авылы:

–       Без ирем Владимир белән Әгерҗегә ярминкәгә бал һәм кортчылык продукцияләрен сатарга йөрибез. Бу юлы ярминкәнең олы базарда узачагын белгәч, бераз борчылдык. Чөнки элеккеге урынга без дә, халык та ияләшеп беткән идек бит инде. Урыны да җайлы иде. Кайчак ирем өлкән әбиләрнең сумкаларын илтеп куярга да булыша иде. 

Дөрес, олы базарда да сату начар бармады. Үз сатып алучыларыбыз да килгән иде. Бәлки тора-бара яңа урынга ияләшербез дә. Район башлыгы Валерий Макаров та ярминкәнең барышы белән танышып, хәлебезне белешкәч, кәеф тагын да күтәрелеп китте.

Лилия АКБАШЕВАӘгерҗе балалар китапханәсе мөдире:

–       Узган атнада өч хезмәттәшем белән Менделеев шәһәренә зона семинар-практикумына бардык. Бик күп файдалы мәгълүмат, тәҗрибә  туплап кайттык әлеге чарадан. Анда сүз заманча технологияләр ярдәмендә матур әдәбиятны тагын да популярлаштыру турында барды. Алабуга балалар китапханәсендә эшләүче сенсорлы уку залы, Менделеев китапханәсендә ясалган буктрейлерлар (видеоролик) турындагы чыгышларны аеруча зур кызыксыну белән тыңладык.  Электрон ребуслар, кроссвордлар ясарга да өйрәндек. Күршеләребездә өйрәнгәннәрне бик тиздән үзебездә дә файдалана башлаячакбыз. Дөрес, буктрейлерларны безнең дә ясап караганыбыз бар иде инде. Семинардан соң күзаллавыбыз тагын да артты.

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International