“Наз“ приюты педагоглары могҗизалар тудыралар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Аларның кулы тигән һәрнәрсә “чәчәк ата“: газета – вазага, кәгазь – аккошка, ярма –картинага, фанер – әкият героена, вак акча “бәхет агачы“на әверелә. Бүгенге бәхетле тормышларын, әйләнә-тирәдәге матурлыкны “Наз“ приюты педагоглары Олеся–Александр ЕГОРОВлар үз максатчанлыклары, сабырлыклары, тырышлыклары белән төзегәннәр.

ОЛЕСЯ ИЛЬЯСОВНА

Олеся – Красный бор кызы. Бала чакта оста тегүче һәм чигүче әнисенең эшләгәнен күзәткәч, үзендә дә шундый матурлыклар тудыру теләге уяна. Кулына җеп алып чигә башлагач, бу шөгыльнең бик зур сабырлык таләп иткәнен аңлый. Әнисеннән кечкенә тукыма кисәкләре сорап алып, тегеп тә карый. Әбисенең күз иярмәс тизлек белән бәйләвенә кызыгып карап торып, аның кебек тиз, тигез һәм матур бәйләргә тырышуы да шунда ук тормышка ашмый.

...Беренче күнекмәләрен ул гаилә корып, сабые белән декрет ялында утырганда исенә төшерә. Пәрдәләр, урын-җир кирәк-яракларын үзе тегә башлый. Нәни кызына бер-бер артлы матур киемнәр бәйли.

Моннан ун ел элек “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләргә “Оста куллар“ түгәрәгендә кул эшләрен өйрәтү ихтыяҗы тугач, эшләнмәләрне ясау серенә төшенү өчен интернетны аркылыга-буйга “айкап“ чыга. Матур итеп иҗат итәр өчен кечкенә чакта сабырлыгы җитмәгәнен истә тотып, эшне гап-гади композицияләрдән башлый. Балалар чәчәкләрен ясаса, Олеся Ильясовна аларны бәйләмгә җыя. Балалар ясаган яфрак һәм ботаклардан  агач формалаштыра. Аннан бергәләп әлеге композицияләргә исем уйлыйлар.

–       Минем үземне дә яңа ачышлар илһамландырды, – ди алтын куллы тәрбияче.

Газетаны бөтәрләп ясаган эшләнмәләр, оригами ысулы белән кошлар, сәйлән белән чигү, вак акчалардан топиарий, күннән паннолар, тасмалардан яки ярмалардан картина, гипстан эшләнмәләр “ясау“, синтетик җептән мунчала үрү, чәчәк һәм яфраклардан экибаналар, төрле әйберләрне декорацияләү, үзенчәлекле аппликацияләр – болар бергәләп өйрәнгән эш төрләренең кайберләре генә әле. Салфетка, ваза, кәрҗиннәрне кечкенә ыргак, оекбаш, шарф, башлык, перчаткаларны биш энә белән бәйләп эшеңнең нәтиҗәсен күрү балаларда куаныч, үзләренә ышану тудыра. Шулай итеп, Олеся Ильясовна үзе дә бай тәҗрибә туплый, балаларны да файдалы шөгыль белән мавыктыра ала.

Красный бор мәктәбендә кызларга кечкенә ыргак, эләктергеч белән бәйләү серләрен дә өйрәтә Олеся. Кызлар остарып җиткәч, күренекле даталар уңаеннан иҗат җимешләреннән күргәзмәләр оештыралар.

Олеся Ильясовна тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнгәч приют территориясен бизәү темасын ныклап өйрәнә башлый. Монысында тормыш иптәше Александр белән бергәләп фикер алышып, заманча яңалыклар эзлиләр.

 

АЛЕКСАНДР ЮРЬЕВИЧ

Саша да кечкенә чагыннан ук агачтан эшләнмәләр ясау белән кызыксына. Бишенче сыйныфта укыганда ук тал чыбыкларыннан өстәл, урындыклар “үрә“. Әти-әнисе аның мондый шөгыленә бик шатлана, чөнки ул вакытларда йорт җиһазлары табу бик авыр була. Армиядән кайтып, гаилә корып, яңа йорт төзи башлагач балачактан мавыккан шөгыле өчен киңлекләр ачыла.   

Җәен күп итеп тал чыбыклары әзерләп, кышларын кәнәфи, урындыклар “үрә“ башлый. Яшь гаилә өчен аларның да кирәге чыга.

2010 елда Александр приютта технология буенча инструктор булып эшли башлый. Биредә ул “Остаханә“ түгәрәген җитәкли. Малайларны столяр инструментары белән эшләргә, йорт җиһазларына ремонт ясарга өйрәтә. Аның ярдәме белән зуррак яшьтәге балалар агач эшкәртү станогында уклау, куна тактасы, тукмак кебек агач эшләнмәләрне бик оста ясыйлар хәзер. Малайлар белән төрле-төрле матур рамнар да ясыйлар.

–       Эшне башлаганда ук нәтиҗәсен күз алдына китерәм. Шуны тизрәк күрәсе килеп, кызыксынуым һәм мавыгуым арта гына, – дип сөйли алтын куллы оста.

Әнә шулай фонтан ясарга да алына Александр Юрьевич. Салават күперенең бөтен төсләрен балкыткан фонтан приют ишегалдына үзгә матурлык өсти.

Аннары приют территориясен бизәү өчен фанердан төрле әкият геройлары ясый: “Эләгерсең әле!“ мультфильмыннан Бүре, “дус“ тычканнары белән Леопольд, арбасына утырып хыялый сәяхәткә ашкынучы Ат... Кое да матур табигатьле территориядә үз урынын тапкан. Приютта эшләүче Роман Тимофеев белән бергәләп “иҗат иткән“  Убырлы Карчыкның әкияти өе, матур коймалар белән әйләндереп алынган биектә канатларын әйләндереп торучы җил тегермәне әлеге тирәне бәхетле балачак иленә әверелдергәннәр.

 

ПАР КИЛГӘННӘР

– Олеся Ильясовна да, Александр Юрьевич та һәр эшне җиренә җиткереп, күңел биреп башкаралар, авырлыклардан курыкмыйлар, җиңеп чыкканчы туктамыйлар. Бик тырышлар, уңган-булганнар. Олеся Ильясовна бик матур рәсем ясый, Александр Юрьевич шуны фанерга күчерә, буйый. Һәр эштә шулай килешеп, киңәшләшеп, үрнәк булып яши һәм эшли алар. Бөтен яктан булдыклылар, – ди алар турында “Наз“ приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.

Кызлары Анастасия да әнисенең шөгылен үз итә: алтынчы сыйныфта укыганда ук инде үзенең курчагына күлмәкләр бәйләп кидерә. Кечкенә уллары Кириллга ике яшь кенә булса да, пластилиннан әвәләргә ярата, әтисеннән осталык күчкәне күренеп тора.

Әнә шулай, “бәхет агачы“ үстергәндәй, тормышларын үз тырышлыклары белән төзеп, башкаларны да матурлык тоярга өйрәтеп, күпләрне сокландырып яши Егоровлар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотолары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International