2нче мәктәп укучылары Президент ярышларында республика данын якладылар

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

2нче мәктәпнең 8б сыйныфында белем алучы 16 укучы өчен быелгы уку елы аеруча истәлекле һәм мавыктыргыч башланды. Алар бер айга якын Анапа шәһәрендә Бөтенроссия Президент ярышларында республика данын яклап чыгыш ясадылар.

Җиде кат тиреңне чыгарып бәйгеләрдә катнашу, яңа танышлар белән аралашу, Кара диңгезнең матурлыгына хозурланып ял итү... Ярышларның программасы төрле иде. Эстафета, баскетбол, йөзү, шахмат һәм башка спорт бәйгеләрендә сынатмадылар яшь спортчылар. Әгерҗе яшүсмерләре Президент ярышларында яхшы күрсәткечләргә ирештеләр дип горурланып әйтә алабыз. Алар 86 команда арасында утыз иң яхшы команда исемлегенә керделәр.

Иҗади бәйгегә аерым тукталасы килә. Быел ул туган як тарихына багышланган иде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар нинди генә үзенчәлекле, искиткеч матур чыгышлар тәкъдим итмәделәр. Күз явын алырлык костюмнар, матур җырлар, дәртле биюләр – катнашучыларның күңелендә әле озак вакыт сакланыр. Әлеге бәйгедә безнең команда чыгышы көчле алкышларга күмелде. Дәртле татар көенә җилкенеп бию, Әгерҗедән алып килгән чәкчәктән авыз иттерү – барысы да бик үзенчәлекле килеп чыкты.

Ярышлар, талантыңны күрсәтү чараларыннан тыш, танылган спортчылар белән дә очрашулар уздырылды. Биеклеккә сикерү буенча Олимпия чемпионы Андрей Сильнов, футбол буенча мастер-класс күрсәткән Россия чемпионы Дмитрий Сенников белән аралашу, фотога төшү балалар күңелендә онытылмас матур хатирәләр калдырды.

Әнә шулай, 21 көн, файдалы чараларга бай булып, сизелми дә узып китте. Президент ярышларына баруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Водоканал“ ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтовка, һәрвакыт хәлебезне белешкән, укучыларның уңышлары турында кызыксынган, безгә көч биреп торган “Радуга культур“ балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федоровага, бу ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган 2нче мәктәп җитәкчелегенә, элекке директорыбыз Рөстәм Гобәйдуллинга, укытучылар Илдар Идиятов, Эльнара Шиабетдиновага зур рәхмәт!

Наталья МӨФТӘХЕТДИНОВА,

сыйныф җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International