“Сарсак-Омга“ ширкәтендә яңа технологияләр буенча комбиазык ясыйлар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

“Сарсак-Омга“ ширкәтендә өч атна эчендә бер сыердан сөт саву күләмен өч килога кадәр арттыра алганнар. Хәзер бер сыер ун килога кадәр сөт бирә дип сөенә сыер савучылар. Әле бу чик түгел, ди ширкәт җитәкчесе Разиф Харисов.

Биредә җәй көне бер сыердан 14 кило сөт сауган булсалар, көзгә аяк баскач күрсәткечләр ике тапкыр кими. Әлеге проблемадан чыгу юлын ничек табарга? Бу сорау ширкәт җитәкчелегенә дә, зоотехник Эльвира Дмитриевага да тынгылык бирми. Тиздән чишелеш табыла. Алар күрше удмуртларның тәҗрибәсен кулланып карарга уйлыйлар. Һәм оттырмыйлар...

Ә барысы да гади генә гамәлдән башланган.

–       Җәй көне Ижауның “Мобильные кормовые решения“ компаниясе яңа технология буенча комбиазык ясауда ярдәмен тәкъдим иткән иде. Әмма ул вакытта ашлык суктыру башланмаганлыктан, ризалашмадык, – дип сөйли Разиф Харисов. – Сөт күләме күзгә күренеп кимегәч әлеге егетләр белән сөйләшүне искә төшердек тә аларны үзебезгә чакырдык. Ижау белгечләре белән барысын да уртага салып фикер алыштык.

Өч атна элек комбиазык әзерли торган мобиль мини-заводны Сарсак-Омгага алып киләләр. Аны ашлык складына урнаштыралар. “Бу бик уңайлы“, диләр ширкәт хезмәтчәннәре. Биредә склад мөдире Юрий Абидин җитәкчелегендә Владимир Афанасьев, Вера Куклина, Лилия Власова комбиазык ясауда эшлиләр. Агрегат аркылы ашлык чыгаруда, азык өстәмәләре кушуда бар таләпләрне төгәл үтиләр алар.

Ә таләпләргә килгәндә, иң мөһиме, комбиазык өчен ашлык коры булырга тиеш. Аны иң башта лабораториягә тикшерергә җибәрәләр. Бары шуннан соң гына азык өстәмәләре кушалар икән.

–       Әмма эш комбиазыкта гына да түгел, – ди Разиф Гатуфович. – Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен малларны ашатуның дөрес технологиясе дә булу мөһим. Шуңа күрә компания вәкилләре, сыер савучылар белән дә тыгыз элемтәдә торып, аларны эшнең нечкәлекләренә өйрәтәләр.

Әлбәттә, нәтиҗә күзгә күренеп яхшыра. Бүгенге көндә “Сарсак-Омга“ ширкәтендә ике урынына өч тонна сөт савалар.

–       Кыш көне дә 11,5 кило сөт савуга ирешсәк, бу бик яхшы күрсәткеч булачак, – ди җитәкче.

Мондый мобиль заводлар Удмуртиядә дә нибары икәү генә. Ә Татарстанда беренчеләрдән булып аны “Сарсак-Омга“ ширкәтендә сынап карадылар.

–       Хуҗалыкларда сөт кимүгә барганда әлеге ширкәттә киресенчә артуына ничек сөенмисең инде?! Бу – зур җиңү, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. – Сарсак-Омганың эш тәҗрибәсе, анда кертелгән яңалык белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында да кызыксындылар. Шушы көннәрдә генә министр урынбасары Нәҗип Хәҗипов Сарсак-Омгада булып, эш технологиясе белән танышты һәм ширкәт җитәкчелеген республика семинар-киңәшмәсенә чакырды.

Бәлки киләчәктә комбиазык ясауга районыбыздагы башка хуҗалыклар да кушылырлар. Чөнки районда сөтчелек фермалары мегафермадан кала Наҗар, Биектау, Варкляд-Бодья, Тәбәрле, Пеләмеш, Бима, Исәнбайда да бар бит.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International