Төрдәле мәчетендә узган Азан әйтүчеләр бәйгесендә дүрт яшьлек балалар да катнашты

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗе районы мөхтәсибәте Төрдәле мәчете белән берлектә мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. 32 азанчы, яшьләре буенча бүленеп, дүрт яшь төркемендә көч сынашты.

Бәйгене 4-7 яшьлекләр башлап җибәрде. Ямурзадан Нурислам Сәхипов, Мөхәммәт Садыйков, Артур Чуршин азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп күңелдән укып күрсәттеләр, призлы урыннарны да шул тәртиптә яуладылар. Чишмә авылы малае, ике яшеннән үк азан әйтә белүче 4 яшьлек Яхъя Корбанов та осталыгы белән таң калдырды. Ул өченче урынга лаек булды.

7-14 яшьлекләр төркемендә Ямурзадан Фәрхәт Сәхипов җиңүче булды. Икенче урында –Чишмәдән Нуриман Корбанов, өченчедә – Исәнбайдан Илкин Исмагыйлев. Бу төркемдә Әгерҗедән Мөхәммәт Кенджаев алардан беразга гына калышты.

14-19 яшьлекләрдән Әгерҗедән Максим Храмцов җиңүче булды.

20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Яңавылдан Рөстәм Галиев кебек яшьләр дә, Кодаштан 83 яшьлек Миңнефлүр Шакиров кебек өлкәннәр дә бар иде. Аларның күбесе имам-хатиб та, мәзин вазифасын да үзләре башкаралар. Зур тәҗрәбәле шушы дин әһелләре азанны анык, аңлаешлы һәм аһәңле итеп әйтә беләләр. Бәйгедә дә алар бер-берсеннән яртышар баллга гына калыштылар. Ямурзадан 29 яшьлек Нурислам Хәкимов беренчелекне яулады. Чишмәдән Габдулла Корбанов – икенче, Кырындыдан 80 яшьлек Әсгать Нәҗмиев өченче урында.

–       Мин КФУның Алабуга филиалында укыйм. Туган авылымда шундый күркәм бәйге үткәрелүен ишеткәч бик шатланып кайттым. Берничә ел элек Кырынды мәчетенә йөреп Коръән укырга өйрәнгән идем. Азан әйтергә Кырынды имам-хатибы хаҗи Мөбин хәзрәт Кәримуллин өйрәтте, – диде Рамис Исмәгыйлев.

–       Туган авылым Кырындыда ике мәчетнең дә гөрләп эшләве турында бик еш  ишетеп  торабыз, газеталардан да укып беләбез. Безнең ТНВ җитәкчелеге дә бүгенге чараны яктыртырга тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Бәйгедә энем Дилназ да катнашты. Ул Төрдәле мәчетендә мөгаллимә Илсөяр апада дин гыйлеме үзләштерә. Бик күңелле бәйге булды, – диде ТНВда “Манзара“ тапшыруы хәбәрчесе Илнар Харисов.

–       Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт мәзинчеләргә азан әйтү буенча мастер-класс та күрсәтте. Башкаларның әйтелешендә булган хаталарны да җентекләп аңлатты. Бу бәйге шунысы белән бик файдалы да, кирәкле дә, – диде Төрдәле мәчетендә 16 ел имам-хатиб булып эшләгән мөхтәрәм аксакал Габдулла ага Галиев.

Бәйгене Мөслимнән һәм Чаллыдын килгән Габделкәрим һәм Мөхәммәт хәзрәтләр, Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Кырынды Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Баязит Ахунов белән берлектә бәяләделәр. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә беренче, икенче урын алучылар зонада үткәрелүче бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.  

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Белешмә:

Азан әйтүчеләр турындагы сюжет 3нче ноябрьдә ТНВ каналында “Манзара“ тапшыруында күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International