Тиздән Әгерҗе вокзалы янында парк зонасын кулланышка тапшырачаклар

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Озакламый Әгерҗедә яңа объектлар кулланылышка тапшырылачак. Алар арасында яңартылган вокзал алды мәйданы да бар.

Биредә капиталь ремонт иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой” төзүчеләре тарафыннан башкарылды. Күпләрнең яңартылган вокзал алды мәйданчыгы күргәне дә юктыр. Әйдәгез, бергәләп читтән булса да күзәтик әле.

Хәзер әлеге урында – парк зонасы. Иң беренче чиратта, яктыртудан башлыйбыз. Чөнки биредә кичләрен аеруча матур. Гадәти булмаган фонарьлар бу тирәгә ниндидер серлелек өстиләр. Юлларга брусчатка түшәлгән, асфальт салынган урыннар да бар. Пандуслар җиһазландырылган.

Мәйданчыкта кече архитектура формаларыннан ясалган светофорлы паровоз макеты да урын алган. Чын рельслар да бар. Зур хәрефләр белән “Әгерҗе” дип язылган.

Парк буйлап эскәмияләр, япмалар урнаштырылган. Тарихи белешмә язылган мәгълүмати стендлар да барлыкка килгән. Үзебездә үсә торган агачлар белән беррәттән читтән кайтартылганнарын да утыртканнар. Газоннарга үлән чәчелгән.

Тагын ике япма урнаштырып үзәккә зур сәгать куясы гына калган. Аннан Татарстанның төньяк капкасы булган Әгерҗенең визит карточкасы тулысы белән әзер булачак.

...Менә шушы матурлыкны карап йөргәндә, газонда аунап яткан пластик шешә һәм стаканнарга, сыра банкаларына, тәмәке төпчекләренә һәм тагын әллә ниләргә тап булгач, күңелдә әрнү хисе туа. Безнең Әгерҗедә берни дә эшләнми дип әйтергә яратабыз. Ә эшләнгәнгә сакчыл, хөрмәт белән карарга кайчан өйрәнербез икән?!    

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International