Сарсак-Омгада курчак тегүче, мебель ясаучы, хәтта йорт макетын булдырган гаилә яши

2017 елның 3 ноябре, җомга

Сарсак-Омгада яшәүчеләрнең кайсыннан гына ФИЛИППОВлар турында сорама, аларның җавабы бер: “Бу – искиткеч гаилә!“ Чынлап та, Валентина–Олег һәм аларның кызлары Татьяна авылдашларын иҗади эшләнмәләре белән шаккатыра беләләр. Ә үзләре шөгыльләре турында “бу – безнең тормыш рәвешебез“, диләр.

Сарсак-Омга Мәдәният йортында җирле осталарның эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештыру – күптәннән килгән матур традиция. Аларның һәркайсы үзгә һәм матур. Ә шулай да алар арасында Филипповлар гаиләсенеке аеруча үзенчәлекле. Валентина Ивановнаның курчаклары күз явын алырлык, Татьяна ясаган мебель “тел шартлатырлык“. Ә гаилә башлыгы Олег Петрович барысының да борынына чиерткән, ул үзенең балачагындагы өйләре һәм хуҗалыклары макетын ясаган. 

 

КУЛЛАР ЭШКӘ СУСАГАН

Валентинаның кечкенәдән ниндидер могҗиза тудырырга теләге көчле була. Качып кына әтисенең инструментларын алып, ул кечкенә арбалар да ясаган хәтта. Ә үсә төшкәч өйләренең чардагына менсә, байлыкка тап була. Монда әбисенең киемнәре һәм төрле тукымалар салынган сандыкны күргән кызның күзләре яна. “Менә миңа нәрсә кирәк“ дигән уй башына килә һәм ул тегү машинасында сәгатьләр, көннәр буе тегү белән шөгыльләнә башлый.

Ул теккән һәр әйбер үзенчәлекле була. 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиада вакытында үзенә жилет тегә һәм аның артына әлеге уеннар символы Аюны беркетә.

–       Дус кызларның әлеге жилетка кызыкканлыгын белсәгез ул чакта, – ди Валентина.

Ул хәзер дә әйберләре оригиналь булып чыксын өчен берничә тапкыр тегәргә, сүтәргә, төзәтергә мөмкин. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авылдашларына да каршы килми, ни теләсәләр шуны тегеп бирә. Иң кызыгы шул, ул эскизлардан, линейкадан да файдаланмый. Барысын  да күзләр белән генә үлчи һәм һәр әйбере төгәл, пөхтә килеп чыга.

...Язмыш аңа кызыклы, матур киләчәк юрый. Мәктәптә бик тә актив, комсорг булган Валентина укытучылыкка укый һәм берничә ел балалар бакчасында эшли.

–       Анда бик күп вазифада эшләп карадым. Хуҗалык эшләре мөдире генә булырга туры килмәде, – дип елмая ул.

Бакчада үзе дә кул эшләре белән шөгыльләнә, балаларны да өйрәтә. Әмма аңа яраткан эшеннән аерылырга туры килә.

–       Инвалидларны карау буенча 17 еллык стажым бар минем, – ди ул уфтанып.

Параличланган каенатасын, әбисен, апасын, улын тәрбияләргә туры килә әлеге ханымга.

–       Шушы елларда мин эшкә бик сусадым. Тәрәзәгә карагач кешеләрнең бакчада эшләгәнен күрәм дә йөрәк ярылгандай була. Әмма инвалид улымны калдырып чыга алмыйм. Кызларым мәктәптән кайткач Сергейны аларга тапшырып бакчага йөгереп чыгам. Күңел биреп, рәхәтләнеп, дөньямны онытып эшләдем ул чакта, – ди Валентина.

Ә хәзер аның могҗизалар тудырырга вакыты күп. Шуңа да сөенеп тегә, эшләнмәләр ясый ул.

 

НИКУЛИН, ВИЦИН, МОРГУНОВ

Валентина Ивановна курчаклар тегү белән ике ел элек шөгыльләнә башлый. Геройлары да гадәти кешеләр түгел. Мәсәлән, ат өстендә утыручы чегән, “А зори здесь тихие“ фильмы геройлары... “Самогонщики“ фильмыннан Никулин, Вицин, Моргунов та уңышлы килеп чыккан. Ә биюче негр үзе кызык, үзе сөйкемле.

Әлбәттә, курчакларның бер өлешен удмурт курчаклары алып тора. Алар өстендәге милли күлмәкләрне әбисенең сандыгында сакланган тукымадан теккән.

–       Бер курчагым күршедә яшәүче Паса апайга бик охшап килеп чыкты. Узган ел күршем вафат булгач мин аны кызына бүләк иттем, – ди оста.

Курчак өчен аяк киемнәре яки киемгә башка аксессуарлар теккәндә аеруча канәгатьлек хисләре кичерүен дә яшерми Валентина ханым.

–       Вак эшләрне аеруча яратып, күңел биреп башкарам, – ди ул.

Ә күптән түгел ул каен тузыннан эшләнмәләр ясый башлаган. Валентина кулыннан барысы да килә. Итекләр дә тегә, чабаталар да үрә. Болар барысы да – алтын куллы әтисеннән күчкән сәләт.

 

АНЫ ТЫН КАЛЫП ТЫҢЛЫЙСЫҢ

Клуб мөдире Людмила ханым Валентина Ивановнаның сәхнә осталыгы турында да сөйләп шаккатырды. Ә монысы – әнисеннән күчкән талант.

Көчле тавышлы Валентина балачакта Леонид Лазарев җитәкчелегендәге “Лира“ ансамбленә йөри. Леонид Дмитриевичка Валяны бер тапкыр тыңлап карау да җитә, репетиция ясап тормыйча да ул аны сәхнәгә чыгара ала.

–       Шулай бервакыт Тирсәгә концерт куярга бардык. Валентина Ивановна “Бухенвальдский набат“ны уен коралларына кушылмыйча акапелла җырлады. Бу мизгелдә тамашачылар тын калды. Тирсә халкы бу чыгышны әле дә искә алып сөйли, – ди клуб мөдире. – Әле сез Валентина Ивановнаның бал-маскарадка нинди сюрпризлар белән килгәнен күрсәгез! Мин кечкенә чакта клубта Яңа ел бәйрәменә авылдашларыбыз Иван Байкузин һәм Владимир Байков белән башка планетада яшәүчеләр булып килеп кермәсеннәрме?! Олег Петрович космик корабль “тавышын“ яздырган. Башлыкка беркетелгән лампалар белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәткән. Миңа – кечкенә кызга бу бик кызык иде. Аларның артыннан ияреп йөргәнем һәм эчтән генә “эх, берәрсенең башлыгы төшсен иде дә, мин ул лампаларның ничек янганын карар идем“ дип уйлаганым истә.

 

КҮЗ УРЫНЫНА – ФОСФОР ТӨЙМӘЛӘР

Әнә шулай, Яңа елга Филипповлар ни дә булса уйлап чыгармыйча калмыйлар. Үз территорияләрен бизәү буенча елның-елында призлы урыннар алалар. Үгез елына ясаган кар сыннары өчен хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Харисов тере үгез бүләк иткән аларга.

Алар каршындагы пальма да башкаларныкы кебек пластик шешәләрдән түгел, ә агачтан һәм чүпрәкләрдән ясалган.

–       Яфракларын ясау өчен өйдә булган бөтен яшел футболкаларны тураклап бетердем, – дип көлә Олег Петрович.

Авылдашлары  әлеге пальманы карар өчен махсус киләләр хәтта.

–       Бервакыт шулай кичен килдек. Кардан ясалган сыннарны карап йөрдек тә пальмага карап “телсез“ калдык. Анда –  ике янып торган күз. Пальмада  күз урынына фосфорлы төймә куелган маймыл утырып торуын без каян белик?! – ди Людмила.

Филипповлар халыкны менә шулай гаҗәпләндерә дә беләләр.       

 

БАЛАЧАК ЙОРТЫ

Олег Петрович турында сөйләгәндә, аның җәмәгате кебек үк зирәк булуын әйтми мөмкин түгел. Һәр сүзеннән тапкырлык, шаянлык тоемлана. Ул үзбәк пылавын бик яхшы итеп әзерли, удмурт табаниен да пешерә белә икән.
Ә менә балачагы узган йортны ясау уе аңа узган ел килә. Хатынының бик мавыгып курчаклар тегүен карап торганнан соң үзенең дә ни дә булса ясау теләге туа. Ул ясаган йортны тулысынча тасвирлау өчен сүзләр дә табу мөмкин түгел. Шулай да тырышып карыйк әле. Йорт дүрт төрле тал чыбыгыннан ясалган. Йорт, абзар, каралты-кура – барысы да үз урынында. Капка, ишекләр (хәтта баз ишеге дә!) – барысы да ачыла, чөнки шарнирга беркетелгән.

Ишегалдында бар нәрсә дә “тере“ сыман. Балта утын түмрәненә чабып куелган. Әнә, агач баскыч. Пычкы, сәнәк, көрәк кебек эш кораллары. Йортның түбәсен алып карыйбыз. Бүлмәләрнең урнашуы, бүленеше – барысы да төгәл күчермә. Композициянең кайбер өлешләре пластилиннан ясалган. Бала бишеге эленгән, мичкә итекләр киптерергә куелган, абыйсы китап укый, әтисе мич янында нидер эшли, Олег үзе песи белән уйный. Палас, карават, челтәрләр... Ирексездән үземнең балачактагы йорт күз алдына килә.

–       Әле умарталык та ясарга уйлыйм, – ди Олег Петрович. – Йорт хайваннары һәм йорт кошларын да ясарга өлгермәдем.

Ясаган кадәресе дә авылдашларын “ах“ иттерә. Әбиләр, аларның өйләренең элек нәкъ шулай булганлыгын раслап, хатирәләргә биреләләр...

 

ПЛАСТИЛИННАН .... ПИСТОЛЕТ

Олегның әтисе дә бик оста була. Казан сәнгать институтына укырга керсә дә , аны тәмамлый алмый, сугыш башлана. Фронттан кулсыз кайта ул, әмма печән чабу, төзү эшләрен үзе башкара. Ә Олег кеченәдән пластилиннан әйберләр әвәләргә ярата.

–       Мин көннәр буе дустым Саша Гордеевлардан кайтып кермәдем. Аның белән солдатлар әвәли идек. Аннан ватабыз да тагын башка әйберләр ясый башлыйбыз, – дип сөйли Олег Петрович.

4 сыйныфта укыганда танк ясый ул. Башнясын ачсаң – тулы экипаж. Аны карарга югары оч малайлары да килә хәтта.

Ул әле хәзер дә өч минут эчендә эт ясый ала. Җәмәгате балалар бакчасында эшләгәндә очучы һәм пулеметчылы ике урынлык “Ил“ самолеты макетын  әвәли.  Хәрби корабль дә ясый. Ике ел элек бик кызыклы хәл була. Олег Петрович пластилиннан барабанлы пистолет ясый. Күн кобурага тыгып элеп куя. Участок вәкиле, чын дип уйлап, аздан гына конфискацияләми кала әлеге пистолетны.

 

ХЫЯЛЛАРНЫ КАНАТ ИТЕП

Филипповлар турында тагын бик күп язарга мөмкин булыр иде. Тик язмага нокта куярга кирәк. Нокта куйганчы, аларның хыялларын язмый ярамый. Олег Петрович үзе укыган мәктәп макетын ясау хыялы белән дә яна. Ул үзе белем алган иске мәктәпне, андагы сыйныф бүлмәләре, мич, лаборатория, спорт  залының ничек урнашканын бик яхшы хәтерли.

Ә Валентина Ивановнаның үз авылларындагы алтын куллар ясаган экспонатларны туплаучы йорт-музей ачасы килә. Үсеп килүче буын өчен менә дигән тәрбия чыганагы булыр иде ул. Тагын бер хыялы – каен тузыннан Сарсак-Омганың эмблемасын ясау. Монысын да булдырыр аның алтын куллары.

Ә без якты хыялларын канат итеп, тормышка ашырырга язсын дип телибез.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International