Әгерҗелеләр дә “Зур этнографик диктант“ акциясенә кушылды

2017 елның 3 ноябре, җомга

Бүген, 3 ноярьдә, әгерҗелеләр район үзәк китапханәсендә узган “Зур этнографик диктант“  акциясенә кушылдылар. Безнең районнан 50 кеше үзенең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләргә теләк белдерде.

Һәр катнашучыга идентификацион номерлы тест бланкысы таратылды. Диктант язарга килүчеләрдән тәэсирләре белән уртаклашуларын да үтендек.

–       Тарихи даталар булган сораулар бераз кыенлык тудырды. Ә халыклар турындагы сораулар миңа бик җиңел тоелды, – диде Чулпан.

–       Бу акциядә мин беренче тапкыр катнашам. Белемеңне сынау өчен менә дигән чара бу. Диктант язганда үземнең күп нәрсәне белмәвем дә ачыкланды. Алга таба Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихлары, традицияләре турында күбрәк укырга туры килер, –  диде Әлфия.

Биремнәргә дөрес җаваплар  һәм типик хаталарга анализ акциянең www.miretno.ruсайтында һәм Милләт эшләре буенча федераль агентлыкның www.fadn.gov.ru

сайтында 10 ноябрьгә кадәр урын алачак.

Исегезгә төшерәбез: әлеге акция ел саен Россиянең 85 төбәгендә һәм БДБнең 11 илендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International