“Гомернең үткәнен сизмәдем“, ди Девәтернәдә яшәүче Сания апа Закирова

2017 елның 3 ноябре, җомга

Сания әби ЗАКИРОВА – Девәтернәнең иң хөрмәтле өлкән кешеләренең берсе. Туксан яшьлек олуг юбилее көнне дә аны котлап күршеләре, бер чорда эшләгән кордашлары, туганнары килделәр.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов та, юбилярга иң матур теләкләрен җиткереп, сугыш елларында, аннан соңгы авыр чорларда тылда куйган хезмәте өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

–       Нәкъ җырдагыча, гомер агымсудай ага да китә икән ул. Туксан ел бик озын юл булса да, мин аның үткәнен сизмәдем дә, – ди уфтанып Сания апа.

Ә бит гомер юлында төрлесе булган: сугыш елларында күргән газаплар да, 20 яшьлек кызы Сәриясен югалту хәсрәте дә, 52 яшендә вафат булган ире Муллаҗанын соңгы юлга озату да...

–       Ярый әле, улым Илфат, кызым кебек кадерле киленем Сабирам бар. 42 ел тату һәм дус яшибез, – ди Сания апа.

–       Мин килен булып төшкәндә әнигә 48 яшь кенә иде әле. Бөтерчек кебек җитез, бик тә эшчән булды әни. Гомер буе без дип яшәде, өч балабызны үстерешергә булышты, – дип каенанасының аркасыннан сөеп олы рәхмәтләрен җиткерде Сабира апа.

Сания апа әле хәзер дә тик торуны белми. Көченнән килгәнчә йорт эшләрендә булышырга тырыша. Газета-журналлар укый, телевизор карарга ярата. Гомер буе дус яшәгән күршеләре белән кунакка да йөрешәләр. Әнә, туган көнендә дә Фәлгыя, Сания, Лилия, Әминә, Бәдеркамал һәм башка күрше апалары иң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр аңа. “Гомер буе ачык йөзле, тәмле телле, эшкә нык, бик тә сөйкемле булды Сания апа. Аңа сер дә сыйды, безнең өчен олы киңәшче дә булды ул“, диделәр.

Ак яулыклы Ак әби Сания апа җитәкчеләргә дә олы рәхмәт сүзләре җиткерде.

–       Муллаҗанымның соңгы истәлеге итеп фатир бирделәр. Бу – бездән балаларыбызга, оныкларыбызга калачак бүләк, – диде ул һәм бик озак итеп җитәкчеләргә, үзен хөрмәттә яшәтүче балаларына багышлап дога кылды.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International