Кичкетаңга күрше Удмуртиядән кунаклар килде

2017 елның 3 ноябре, җомга

Кичкетаң авылы китапханәсенә Алнаш районы Ләлә авылы китапханәсе мөдире, тамырлары Барҗы-Пельгадан булган Мария Башенина җитәкчелегендәге делегация килде.

Китапханә мөдире Әлфинә Гыйльфанова, мәдәният хезмәткәрләре Алсу Дәүләтшина, Эльмира Җиһангәрәева, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авылыбызның социаль хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, дәртле җырлар белән каршы алдык. Удмуртиядән килгән актив китап укучыларны, балаларны Әгерҗе төбәге, районыбыз капкасы булган Кичкетаң авылы тарихы, үзебезнең җирлектән чыккан иҗат кешеләре, танылган шәхесләр белән таныштырдык. Әлфинә Төхбәтова авылыбызда уза торган концерт-кичәләр, китап укучылар белән үткәрелүче чаралар, китап фонды белән таныштырды. Кунакларга Сәрия Саматова җитәкчелегендә балалар бакчасында тәрбияләнүче малай-кызларның чыгышлары да бик ошады. Күз явын алырлык милли киемнәр кигән балаларның чатнатып шигырь сөйләүләренә хәйран калдылар, җыр-биюләрен сокланып күзәттеләр.

Китапханәдәге Экология елына багышлап ясалган стендлар, яңа китаплар, җирле язучыларның әсәрләре дә кунаклар күңеленә хуш килде. Без аларга Әгерҗе тарихы, Кичкетаң, Балтач авылы турындагы китапларны бүләк итеп тә бирдек. Соңыннан мул табын артында татар халкының милли ризыклары белән сыйладык.

Удмурт күршеләребез белән безнең арада салынган дуслык күпере киләчәктә тагын да ныгыр дип ышанабыз. Чөнки без концертлар белән бер-беребезгә кунакка килергә вәгъдә биреп саубуллаштык.

Рамилә ХИКМӘТУЛЛИНА.

Барҗы-Умга авылы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International