Үтәгәннең якты күңелле Ак әбисе туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итте

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Гомер буе фермада сыер сава Зәйнәп апа. Алдынгы сыер савучы була. Балалары да бик еш әниләренә булышырга йөриләр. Әнә шулай, кечкенәдән эш яратырга, кешеләрне хөрмәтләргә өйрәнеп  үсәләр.

Балалар дигәннән, Мәсгутенә кияүгә чыккач, аның кечкенә улы Фәриткә ана назы бүләк итә Зәйнәп. Уллары Фәһим, Фәйзрахман, кызлары Венера тугач бер-берсе белән тату, дус булып үсә алар. Фәйзрахман белән Венера язмышларын кала тормышы белән бәйләгән. Фәйзрахманы Чаллыдан көнаралаш диярлек ялгыз гомер кичерүче әнисе янына хәл белергә, булышырга кайтып йөри. Венерасы да Ижау белән Үтәгән арасына тузан төшерми.

Ялгыз яши дию бик дөрес тә түгелдер бу очракта. Күршедә генә яшәүче социаль хезмәткәр Любовь Мусина көнгә ничә керә икән яраткан Зәйнәп әбисе янына. Икенче як күршесе Рима Хисамова да: “Гомергә бик дус булдык, ярдәмләшеп яшәдек. Минем аның кычкырып сөйләшкәнен дә ишеткәнем юк. Итагатьле, тырыш, тыйнак, рәхим-шәфкать иясе. Уллары Фәһим, моннан 4 ел элек Мәсгуте вафат булгач та сабырлыгына сокландык,“ – ди. 

–       Әнкәемне юбилее белән котларга иң беренче булып килдем әле. Шулкадәрле акыллы ул. 39 ел бик матур яшибез. Без Фәритем белән йорт төзегәндә дә, балалар үстергәндә дә бик булыштылар. Мәктәптән кайтуыма “үзебезнең сарыкларның йонын алдык та, сезнекен дә алыйк дип уйладык“, дип эшне бетереп куя иде алар, – дип каенанасын мактап туялмый Фәритенең тол калган җәмәгате Илгизә Әхмәтҗанова.

“Якын туганыбызны бүгенге бәйрәме белән котларга Кадыбаштан килдем. Мин Үтәгәндә яшәгәндә аларның өй янына су аларга килгәндә гел чакырып ала иде дә бик тиз генә коймак пешереп сыйлап озата иде. Шундый уңган аш-су остасы Зәйнәп апабыз. Бүгенге тормышы аңа булган кадер-хөрмәт, аның элек кылган изгелекләренең әҗере ул“. Туганы Гөлфирә ханымның бу сүзләрен аны котларга килгән Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров та, аның урынбасары Әлфирә Ямалиева да җөпләде.

Ә Зәйнәп әби, һәрвакыттагыча, булганына шөкер итеп яши. Мәсгутенә сугыш ветераны буларак фатир биргән җитәкчеләргә дә, 90 яше белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка да, өй тутырып килгән якыннарына да бик озаклап рәхмәт укыды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International