Девәтернә үзешчәннәре Казанда – “Идел-йорт“ фестивалендә катнаштылар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Девәтернә Мәдәният йорты каршында Фәнис Арсланов җитәкчелегендә эшләүче “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры, Казанда XVII төбәкара “Идел-йорт“ фестивалендә Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасын куеп, дәрәҗәле жюри алдында “имтихан тотты“.

Девәтернә үзешчәннәренең әлеге зур фестивальдә беренче генә сыналулары әле. Март аенда алар, Чаллыда әлеге фестивальнең беренче этабында катнашып, финалга узганнар иде. Шуннан соң авыл артистлары зур “сынауга“ әзерләнә башлыйлар. Еш узган репетицияләр, декорация, костюмнар әзерләү – боларның барысы да күп көч һәм вакыт таләп итә.

–       Әлеге драманы сайлавыбыз юкка түгел, – ди Фәнис. – Быел мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее. Шуңа күрә нәкъ менә әлеге әсәргә тукталырга булдык. Һәм ялгышмадык дип уйлыйм.

Әлбәттә, Казанның “Юность“ Мәдәният сараенда  гап-гади авыл артистларына чыгыш ясау җиңел булмый. Жюрида да кемнәр бит әле! Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов җитәкчелегендәге жюри составында – Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Эльмира Галимова, Фәнзилә Җәүһәрова, фестивальне оештыру буенча куратор, режиссер Гафур Каюмов.

–       Без дулкынлану-каушауны пәрдә артында калдырырга тырыштык. Сәхнәдән зал тулы тамашачыны күреп, аларның безнең өчен җан атып утыруларын тойгач, чын мәгънәсендә, күңелгә җиңел булып китте, – ди Фәнис.

Спектакльне сәхнәгә куйган Фәниснең үзенә ике рольне уйнарга туры килгән. Капма-каршы образлар булган Мәхтүм белән Исмәгыйльне уйнавына жюри әгъзалары югары бәя биргәннәр. Сәрвәр ролен – Алия Арсланова, Гөлнурны – Рәйсә Арсланова, яучы карчыкны – Гөлсинә Ситдыйкова, Фатыйма туташны Эльза Рамазанова уйнаган. Алып баручы ролен Ләрисә Нәҗметдинова башкарган.

Артистларга ут куючы, тавыш һәм видео операторлары, костюмер ярдәмгә килгән. Менә алар: Гөлшат–Ләйлә Гатауллиналар, Флүр Фәррахов, Таңсылу Арсланова.

–       Безнең өчен ут йотып торган район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршинага да, автобус шоферы Дамир абыйга да рәхмәтебез зур, – ди Фәнис. 

–       Күп еллар сәхнәдән төшмәгән “Сүнгән йолдызлар“ драмасына алынуыгыз гына да зур батырлык. Авылда сәхнә тормышы белән кайнап яшәвегезгә дә “афәрин“ диясе килә. Тамашачыларның көчле алкышлары, алар биргән чәчәк-бүләкләр – сезнең хезмәткә зур бәя ул. Ә без сезне 12 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бүләкләү тантанасына көтеп калабыз, – дип халык артисты Наил Дунаев районыбыз үзешчәннәренә олы рәхмәтен белдергән.

Нәкъ бер айдан Казанда финалда катнашкан 16 коллективны сәхнәгә чакырып хөрмәтләячәкләр. Гран-при иясен дә шунда игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International