Әни сүзе җитми җиһанга

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы.

Бала, бала...

Барлык аналарның

Бәхете һәм...  ачы язмышы.

Адәм балалары күк йөзеннән коелган кар бөртекләре сыман бер-берсенә охшамаган, төрле-төрлеләр. Холык, гамәл, тәрбия... Беренче карашка, бар кеше дә бер үк баскычларны үткән кебек тоелса да, әниләр өчен балалар гел шатлыкка әверелә алмый. Ни өчен?

Ул бит барысын да балага яхшы булсын дип эшләде. Көнне-төнгә ялгап эшләде, акча тапты, газизенең бөтен таләпләрен үтәде, беркемгә дә кызыгып карамасын дип тырышты... Тик иң изге хискә – рәхмәтле булырга гына өйрәтмәде. Аның йокысыз төннәрен, эш белән үткән көннәрен бала белмәде дә, сизмәде дә. Ул үз дигәненә кеше тырышлыгы белән ирешә торган, үз көен генә кайгыртучы, үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куючы булып үсеп җитте. Бала үсте, “әни“ сүзе җитеп бемәде...

Күгәрченнең тәпиеннән тотып

Йөгереп йөри малай урамда.

Нишләп йөри, нишләп алай итә?

...Ә малайның  гаме юк анда.

Баштүбәнтен тотып күгәрченне

Бик озаклап урам буйлады.

Күгәрченкәй үлгән. Гәүдә суык.

Гаебе юк. Малай... уйнады.

Шагыйрь Амур Фәләхнең җанны тетрәндерердәй бу шигъри юлларына аңлатма кирәк тә түгел. Малай үскән, акылы үсмәгән, күңелендә шәфкать бөреләнмәгән – әни сүзе җитеп бетмәгән диясе генә кала.

Ялгыз гына гомер кичерүче карт ана үзенә көнлеклек кенә калдырып, акчасын  шәһәрдәге кызына җибәреп бара. Җиңел акчага, үз таләпләрен югары куярга өйрәнгән кызы, көннәрдән бер көнне авылга кайтып, әнисенең өен сатып, аның ризалыгын да сорамыйча үз яннарына яшәргә алып китте. Тик үз нигезен үлеп сагынган, кызының каты күңелле, мәрхәмәтсез булуына борчылган, тәрбиядә киткән ялгышларын соңлап аңлаган ана гына озак яши алмый. Кулында җан биргән әнисенең: “Балаларыңны рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга өйрәт! Үкенерлек булмасын, балам...” – дигән соңгы сүзләре белән бергә учларына тамган кайнар күз яшьләре кызның йөрәген чәнчеде. Эх, әни...

Синең тормышың мул булырга тиеш! Теләгәнеңне киясең, ашыйсың килә, диңгез күрергә телисең икән, бай кеше эзлә! Ялгызмы ул, гаиләлеме – үзеңнеке ит! Син үз максатыңа төрле юллар белән ирешергә тиеш!” дип “хәер-фатихасын” биргән әнинең бүген кызы өченче тапкыр кияүгә чыга. Әни сүзе үтемле шул ул...

Бакчага йөргәндә үк “үз әйбереңне кешегә тоттырма, сиңа сугалар икән, аңа да сук“  дип “җылы” киңәшләрен биреп торган әнинең бүген улы юк кына нәрсә өчен сугышып төрмәдә утыра икән, ни әйтәсең?! Әни сүзе...

Без – әниләр баланы тәрбия кылабыз дибез. Юк, без тәрбия генә кылмыйбыз, без газизебезнең күңелен иҗат итәбез, чигәбез, бизәклибез. Бу күңел матур, якты, бай аланны хәтерләтергә тиеш. Бу күңел әти-әнигә генә түгел, башкаларга да яктылык, сөенеч, шатлык кына өләшергә тиеш. Кайгы-хәсрәт, күз яшьләре түгел!

Нигә әле каенана кеше баласының дорфалыгыннан, санга сукмавыннан газап чигәргә, чит-ятлар алдында килененең үз-үзен тотышыннан гарьләнергә, “әни” дип эндәшмәвеннән өзгәләнергә тиеш? Бу очракта кызга әни тәрбиясе, әни сүзе җитмәгәне ап-ачык бит. “Иреңә баш бирмә, каенанаңны муеныңа атландырма, сак бул!” – дип тәрбияләүчеләр юкмы әллә?! Кызганычка каршы, бар шул. Хәер, бу очракта  хәлне шул ук әни сүзе (ирнең әнисе) төзәтә ала. Бу урында яраткан шагыйрәбез, ярты гасыр гомерен тәрбиягә багышлаган Клара Булатованың каенанасы Маһинур турындагы язмасын китерү урынлы булыр: “Инәй киленнәре турында һәрвакыт һәркайда гел уңай яктан сөйләде, тормышының кайбер кытыршы якларын “күрми” дә яши белде, ә кирәк чакта кайбер нәрсәне күтәреп-үстереп тә җибәрә белә иде“...

Әниләрнең акыллы, кайгыртучан сүзләре, сабыр карашлары бик кирәк шул. Язмамны җанымнан саркып чыккан шигъри юллар белән тәмамлыйм:

Әни сүзе озатып йөри безне,

Әни сүзе йола бәладән...

Әни сүзе җитеп бетми икән

Ни көтәсең газиз баладан?

Әни сүзе кирәк язмышларга,

Туры юлга маяк булырдай.

Әни сүзе, фәрештәләр сыман

Упкыннардан тартып алырдай.

Әни сүзе, җылы әни сүзе

Ишетелсен дөнья-җиһанга...

Бәхетләргә төренеп яшәр өчен

Әни сүзе җитми бу җанга!

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International