“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең бишенче филиалы базасында агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәтне саклау буенча укулар уздырды.
Биредә “Агрофирма–Әгерҗе“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләре җитәкчеләре, белгечләр һәм фермерлар 2016 елда гамәлгә кергән яңа законнарны өйрәнделәр. Укулар тәмамлангач 83 авыл хуҗалыгы белгеченә таныклыклар тапшырылды.