Уразай авыл клубында өченче районкүләм «Уразай каеннары» фестивале булып узды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

2 нче  декабрь  көнне  Уразай авыл клубында  өченче районкүләм  «Уразай каеннары»  фестивале булып узды.

Фестивальдә 20  авыл  үзешчәннәре үзләренең  төрле hөнәрләрен күрсәттеләр. Районыбыз үзешчәннәре күпкырлы талант ияләре. Алар арасында оста биюче, җырчылар да,нәфис сүз осталары ,үзешчән шагыйрә, композиторлар да бар иде. Бәйрәмдә  үзешчән композитор Гафият Нигматуллин  hәм  Дамир  Муллахметов  җырлары  яңгырады.

Әзерләнгән чыгышларны халык бик җылы кабул итте, килгән кунаклар үзләренең рәхмәт сүзләрен белдереп, «киләсе елда да күрешергә язсын»дигән теләкләр белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International