Райондашлар татар теленә карата үз фикерләрен әйтте

2017 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә татар теленең ихтыяри рәвештә, ата-аналарның ризалыгы белән атнасына ике сәгать укытылачагы хакында игълан ителде. 

Әлеге хәбәрне уку-укытуга кагылышы булган райондашларыбыз ничек кабул итте? Гомумән, милләттәшләребез туган телне саклауга карата нинди фикердә?

 

Наилә ХАРИСОВА, 1нче гимназиянең татар теле укытучысы:

–       Яшерен-батырын түгел: татар теле дәүләт теле дип исәпләнсә дә, ул моңа кадәр дә барлык өлкәләрдә файдаланылмады. Татар теленә өйрәтүне, нигездә, мәктәпкә, укытучыларга кайтарып калдырдылар. Ә телебез тирәсендә соңгы вакытта барган вәзгыять күңеле белән татар булган, әмма русча сөйләшкән татарны да уятып җибәрде, минемчә.

Әгәр шушы “кызулык“ суынмаса, киләчәктә бу тискәрелекнең уңай йогынтысы да булыр әле. Чөнки халык үзе теләмәсә, тел бетми ул. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, тел сагына без үзебез басарга бурычлы. Шушы уңайдан өлкән буын вәкилләренә, дин әһелләренә мөрәҗәгать итәсе килә. Әби-бабайлар телләрен вата-җимерә оныклары белән русча сөйләшүдән туктасыннар иде. Дин әһелләренең саф татарча вәгазь сөйләүләре дә телне саклауда бик мөһим. Безнең Әгерҗегә туган телебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы милли оешма да кирәк. Күрше Удмуртиядә әнә ничек уңышлы эшләп килә шундый оешмалар.

Ә дәресләргә килгәндә, без – мөгаллимнәр алар саны күпме булса да, бирелгән вакытны  мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып,  теләге булган укучыларга алга таба да туган телебезне өйрәтү өчен бар көчебезне куячакбыз.            
 

Физалия ШАКИРҖАНОВА, Әгерҗе шәһәре:

–       Татар теле дәресләре киметелүенә бераз борчылдык борчылуын. Әмма без моңа кадәр дә өйдә балалар белән гел татарча сөйләшә идек, алга таба тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез. 1нче гимназиянең 6 сыйныфында укучы улыбыз Эдуард үзе дә бик яратып татар теле дәресләренә йөри, өйдә безнең белән дә гел татарча сөйләшә. Мин үзем дә улыбызның ана телендә аралашуын гел контрольдә тотарга тырышам. Әйтик, “мама“ дип эндәшсә, шунда ук кисәтәм. Улыбыз татарча музыка тыңларга ярата, рәхәтләнеп кушылып җырлый. Телевизордан “Җырлыйк әле“, “Башваткыч“, “Переведи“ кебек тапшыруларны да көтеп ала. Сыйныфташ дусты Илсаф белән дә гел татарча сөйләшәләр алар. Авылга  кунакка кайткач та әби-бабасы белән гел туган телебездә аралаша.

Үзебез дә татар мохитендә үскәч, балаларыбыз да туган телне, гореф-гадәтләрне белеп үсәргә тиеш дип уйлыйм. Балаларыбыз милли җанлы булсын өчен киләчәктә дә бар көчебезне куячакбыз.  

 

Камил ХӘМИДУЛЛИН, 4нче мәктәпнең 3а сыйныф укучысы:

–       Мин татар теле дәресләрен көтеп алам. Аларда рәхәтләнеп татарча укыйм, язам, шигырьләр ятлыйм. Яраткан шигырьләремнең берсен сезгә дә сөйлим әле:

Кояш, кояш, син биектә,

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче, иң матур җир кайда,

Син бит инде беләсең?!

Татар теленнән билгеләрем дә әйбәт. Дәресләрдә генә түгел, өйдә дә татарча сөйләшәм. Шаршадыга Светлана әбиемә кунакка кайткач та, абый-апаларым белән дә туган телдә аралашабыз. Мин үземнең телемне бик яратам.  

 

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International