Әгерҗе районы юлларын кардан чистартуга кайсы оешмалар җаваплы

2017 елның 8 декабре, җомга

Быел Әгерҗедә урам юлларын, күпкатлы йорт ишегалларын, авыллар арасындагы, авыл эчендәге юлларны кардан чистарту өчен кем җаваплы? Кар чистартылмаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

Авыллар арасындагы юлларны кардан чистарту өчен быел да “Брус“ ширкәте җаваплы.

–       Без райондагы 300 чакрым юлны кардан чистартуга җаваплы. Бу эш өчен тәгаенләнгән  егерме биш берәмлек техника күптән әзер инде. Тозлы су, комлы-тозлы катнашма да җитәрлек күләмдә әзерләнде. Кыш көннәрендә без тәүлек әйләнәсе эшлибез. Эшчеләр көне-төне кизү тора. Кирәк икән, алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китә. Башка елларда халыктан зарлану сүзләре ишеткән булмады. Җаваплы чорда быел да сынатмабыз, – ди ширкәтнең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

Авыл эчендәге юлларны чистарту – авыл башлыклары карамагында.

Әгерҗе эчендәге юллар һәм алар янындагы тротуарларны “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе кардан арындыра.

–       Бу эшкә сигез техника җәлеп ителәчәк. Болар – грейдер, КамАЗ машинасы, МТЗ, Т-150 тракторы һ.б.лар. Кыш көне безнең предприятие дә бик тыгыз режимда эшли. Кар, буран булган чакларда төнлә дә эшләячәкбез, – ди оешма директоры Әнвәр Рәхмәтуллин.

Күпкатлы йортлар тирәсен кардан чистартып торуга “Хәлим“ хуҗалыгы эшчеләре җаваплы. 

–       Безнең карамакта – 136 күпкатлы йорт. Әлеге йортларның территориясен кардан чистарту өчен өч техникабыз бар. Ихтыяҗ булган очракта техниканы башка оешмалардан арендага да алачакбыз. Эшчеләрнең һәркайсы кирәкле эш кораллары белән тәэмин ителгән. Ишегаллары, тротуарларга сибү өчен комлы-тозлы катнашманы да кирәк кадәр әзерләп куйдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамазан Тасимов.

Җитәкчеләрнең  җавапларыннан күренгәнчә, барлык оешмалар да кар белән  көрәшкә әзер. Ә менә сүз белән гамәлнең ни дәрәҗәдә туры килүен кыш күрсәтер инде.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Белешмә:

Авыл эчендә кар чистартылмаган очракта авыл башлыкларына шалтырата аласыз.

Шәһәр эчендәге юлларны чистартуда сораулар булса, 23130 телефонына мөрәҗәгать итегез.

Күпкатлы йортлар территорияләре кардан арындырылмаса, 22227 телефонын җыегыз.

Бердәм диспетчерлык хезмәте телефоны: 24141.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International