Салагышның нәфис сүз остасы

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Салагыш кызы Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА Казанда гомер кичерсә дә, радио-телевидениедән еш ишетелеп, күренеп торганлыктан, гел безнең арада кебек. Күренекле якташыбыз турында соңгы арада аеруча күп сөйләделәр, чөнки ул 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

КЕЧКЕНӘДӘН СӘХНӘДӘ

Әлфиянең өлкән яшьтәге әнисе Минҗиһан әле дә шигырьләрне бик хисләнеп укый. Гомер буе шофер булып эшләгән әтисе Миннәхмәт абый җор телле, табигать җанлы. Гайшә әбисенең үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, Галиябану ролен зур осталык белән уйнавын әле дә күпләр хәтерли. Ә Маһинур әбисе биш вакыт намаз иясе була. Менә шундый мохиттә үскән Әлфия кечкенәдән китап укырга, шигырьләр ятларга һәм аларны сөйләргә ярата. Сәхнә аны гел үзенә тартып тора. Мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мидхәт Исламов аның сәләтен күреп алып, бу юнәлештә үсүенә сизелерлек йогынты ясый. Шуңа күрә Әлфия урта мәктәпне тәмамлау белән Казанга юл ала. Казан театр училищесының курчак осталыгы артисты бүлегендә бу һөнәрнең серләренә төшенә. Аны актерлык, сәхнә осталыкларына Шамил Бариев һәм  танылган диктор Эльмира Хамматова өйрәтә. Уку йортын тәмамлагач, ике юл чатында кала Әлфия: Әлмәт драма театры артисты булыргамы яки Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшләргәме? Әлфия икенчесен сайлый. Нәфис сүз остасы хезмәт юлын җырчы Искәндәр Биктаһиров төркемендә башлап җибәрә. Гастрольләрдә илне аркылыга-буйга гизәләр. Төркемдәге җырчы Флера Сөләйманова гастроль тормышында аның әнисе урынында кайгыртучысы, өйрәтүчесе, киңәшчесе була. Аннан соң Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов төркеме составында җиде ел хезмәт куя. Бөек җырчылар Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева белән дә эшләп алырга туры килә Әлфиягә.

 

ИҢНӘРЕНДӘ – ИЛҺАМ ФӘРЕШТӘСЕ

Филармониядә эстрада бүлеге таркалгач төрле артистлар белән эшли ул. Азат Тимершәех, Нурзадә, Бәширә Насыйрова җыр театрларында төрле рольләрне башкара.

–       Филармониядә эстрада бүлеге булганда әдәби совет бик таләпчән иде. Алар иләгеннән үткәч кенә программаны халыкка тәкъдим итә идек. Без аттестацияне мәскәүлеләр алдында үттек. Хәзер әдәби совет булмагач җырларга һәм әдәби сүзгә контроль юк. Шуңа күрә эстрадада чүп-чар да күбәйде, – дип борчыла Әлфия. 

Талантлы якташыбыз – һәрчак хәрәкәттә. Эстрадада яңадан-яңа театраль образлар  тудыру белән мәшгуль. Җырчы биш кыз Ганиуллиналар төркемендә – Әкиятче-алып баручы, Алинә Сафиуллина һәм Эльвира Хамматованың “Ике килен“ программасында – каенана, Габделфәт Сафин концертында – Ана... Һәрберсе халык күңеленә кереп кала торган онытылмас образлар тудыру осталыгы бар анда.

Соңгы вакытта Нурзадә концертларында талантлы якташыбызны спортчы, һинд хатыны кебек рольләрдә күрәбез. “Туйга чакыра Нурзадә“ проектында ул – фата һәм ак күлмәк кигән кәләш.

Концертларда, радиоларда чыгыш ясаучы, Идел буйлап сәяхәттә – экскурсия оештыручы буларак та беләләр Әлфия Миннәхмәт кызын. Халык бигрәк тә “Татарстан“ радиосындагы “Шагыйрь туган көндә“ рубрикасын үз итә. Йомшак тавыш белән назлап, сүз тәмен белеп, татар аһәңендәге барлык борылмаларны йөрәккә китереп җиткерә белә.

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинага татар милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен республикабызның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы – аның хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя.

ТУГАН ТУФРАК ҖЫЛЫСЫН ТОЯРГА

Салагыш кызы туган як сукмагына да тузан төшерми. 2010 елда ул Бөтендөнья татар конгрессыннан Фәрит Уразаев, шагыйрә Флера Тарханова белән туган ягында бик матур очрашу үткәргән иде. 2014 елда туган авылының 400 еллык бәйрәменә дә кайтты Әлфиябез. Чилчәдә мәчет ачылганда да ул бик сөенеп катнашты.

–       Мансур Мөхәммәдиев Салагыш авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, авылымның яңа сулыш алуын күреп сөенеп китәм. Эшмәкәр Мөхәммәдиевлар кебек авылым патриотларына хөрмәтем бик зур, – ди Әлфия якташларына сәлам юллап.

Без, якташлары, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән горурланып яшәсәк, ул үзе Татарстан дәүләт телерадио компаниясенең режиссеры булып эшләүче улы Руслан белән горурлана. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын Сезгә, иҗат чишмәгез саекмасын, хөрмәтле якташыбыз.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International